tatruen
Баш бит / Яңалыклар / «Рамазанны каршылап» велокроссы оештырыла
«Рамазанны каршылап» велокроссы оештырыла

«Рамазанны каршылап» велокроссы оештырыла

Казанның “Ярдәм» мәчете «Иман йорты» мөселман яшьләре клубы, Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең яшьләр бүлеге 25 июньдә «Рамазанны каршылап» велокроссын оештыра. Беренче тапкыр уздырылучы кросс “Ярдәм” мәчетеннән башланып китә. Велокросста катнашучылар “Казан нуры”, “Кол Шәриф”, “Нурулла” мәчетләрендә, «Тандем», «Кольцо» кебек эре супермаркетлар янында тукталып, Рамазан башлануы турында искәртүче магнитлар таратачаклар.

Акциянең максаты – Рамазан ае турында булдыра алган кадәр күбрәк кешегә җиткерү, аның якынлашуы турында искәртү. Чарада теләге булган һәр кеше катнаша ала, башлана 18.00 сәгаттә.

– Акциягә йомгак тарихи һәм данлыклы «Мәрҗани» мәчетендә ясалачак. Үзәктә булуы да уңайлы – велокросста катнаша алмаучылар «Мәрҗани» янына килеп булса да катнаша ала. «Ярдәм»нән «Мәрҗани»гә таба юл планы төзелде һәм халык арасында да популяр, шулай ук юл уңаенда булган мәчетләр сайланды -, диде “Иман йорты” клубы координаторы Ләйсән Солтанова.

http://dumrt.ru/

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*