tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Рамил Каюмов: ” Татарстан Президентының мөрәҗәгатен бөтен татар халкы өчен программа дип атарга мөмкин”
Рамил Каюмов: ” Татарстан Президентының мөрәҗәгатен бөтен татар халкы өчен программа дип атарга мөмкин”

Рамил Каюмов: ” Татарстан Президентының мөрәҗәгатен бөтен татар халкы өчен программа дип атарга мөмкин”

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановның татар халкына мөрәҗәгатен, кабат-кабат, бер хәрефен дә калдырмыйча укып чыктык һәм үзебез өчен күптән көткән дөрес сүзләр таптык. Безнең дә күңелебездә йөрткән уйлар әлеге мәкаләдә чагылыш тапкан. Бу – барлык татарларга да мөрәҗәгать, бик көчле документ. . Президент тормышыбызның бөтен өлкәләрендәге төп юнәлешләрне атый.
Иҗтимагый оешмалар һәм милләтебезнең актив кешеләрен халкыбызның киләчәге дип бәяли. Бу сүзләр безнең өчен бик зур таяныч.

Без үзебез дә төрле чараларны тырышып уздырабыз. Милләтара гармонияне ныгыту өчен, башка милләт вәкилләрен үз мәдәниятебез, гореф-гадәтләребез белән таныштырабыз. Россия Федерациясе халыкларының тарихи бердәмлеген саклауга үз өлешебезне кертәбез. Барлык милләтләрне, этник төркемнәрне һәм диннәрне хөрмәт итәбез. Туган телебез онытылмасын, культурабыз белән кызыксыну артсын өчен, без төрле чараларны эзлибез һәм кулланабыз. Әдәби укулар, милли бәйрәмнәр, татар культурасы фестивален уздырабыз, Бөтендөнья “Татарча диктант” акциясендә катнашабыз. Төньяк-Көнбатыш Федераль округының татар оешмалары җитәкчеләре җыелышын әзерләүдә һәм үткәрүдә актив катнашабыз.

Татарстан Президентының әлеге мөрәҗәгатен бөтен татар халкы өчен программа дип атарга мөмкин. Әлеге идеяләрне тормышка ашыруга юнәлтелгән карарлар да булыр дип өметләнәбез.

Рамил Каюмов
Калининград өлкәсенең
“Кардәшләр” оешмасы җитәкчесе

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*