tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Рамил Садыйков истәлегенә
Рамил Садыйков истәлегенә

Рамил Садыйков истәлегенә

Әфган һәм Чечня сугышлары тынса да, аларның кайтавазы әле буыннан-буынга
яңгырап торачак. Дөньяда яши генә башлаган күпме ир-егетләребезнең
гомере өзелеп, харап булды бу сугышларда. Аларның исемнәре туган
якларында мәрмәр хәтер такталарына уелып язылган, якыннарының,
туганнарының күңелләрендә хатирәләр мәңгелек. Сугыш хәрәкәтләрендә һәлак
булган якташларыбыз истәлегенә багышлап төрле чаралар үткәрелә.

Киров өлкәсенең Малмыж “Каскад” спорт залында Чечня сугышында һәлак
булган Рамил Садыйков истәлегенә багышланган баскетбол уены буенча ярыш
узды. Аны Нәкыйп Рашид улы Гыйззәтуллин җитәкчелегендәге Киров өлкәсенең
“Хәрби туганлык” җәмгыять оешмасының Малмыж районындагы бүлеге оештырды.
Чараның иганәчеләре шәхси эшмәкәрләр Е.К.Бажанов һәм Ф.Р.Гыйззәтуллина.
Спорт чарасын Нәкыйп Рашит улы ачып җибәрде. Полициядә хезмәт иткән
элеккеге хезмәттәшләре Рамил Садыйков истәлегенә багышлап, Малмыж районы
полиция бүлеге начальнигы Д.Ш.Насыйпов сүз әйтте: – Бу чара яшьләргә
патриотик тәрбия бирү максаты белән дә үткәрелә. Безнең яшьләребез
үзебезнең геройларыбызны белергә тиешләр һәм сез безнең ышанычлы
киләчәгебез.

Армия сафларында намус белән хезмәт итеп, исән-сау кайткан ветеран
хәрбиләребез дә олы хөрмәткә  лаек. Малмыж районы хәрби комитетының
элеккеге җитәкчесе А.В.Калошин һәм офицер-майор А.А.Александров та
яшьләргә чыдамлы булып үсү, бер-береңә ярдәм итәргә, дус булырга
кирәклеге турында әйттеләр.

Әлеге чарада якташлар батырлыгына яңадан сокланабыз, балаларының ачы
үлем хәсрәтен кичергән аналар һәм аталар алдында баш иябез. Баскетбол
уенын карарга Рамил Садыйковның әнисе Рәүфә апа һәм сеңлесе белән энесе
дә килгәннәр иде. Рәүфә ханым әлеге чараны оештыручыларга зур рәхмәт
белдерде.

Сугыш корбаны булган Рамил Садыйков турында әнисе сөйләгәннәр әлеге
мәкаләмдә  мөһим урын алып торырга тиеш. Татар Кумбашы авылы егете Рамилнең гомер биргән әтисе Рашит булса да, карап үстергәне, тәрбия биргәне – әтисе Камил. Шушы йортта ул тәпи киткән, урамда балалар белән шау-гөр килеп уйнап үскән, су буена казлар куган, тау итәгенә бозаулар арканлаган. Камил абый белән Рәүфә апаның тәртипле улы, ышанычлы ярдәмчесе булган.

90нчы елны Татар Кумбашы мәктәбен тәмамлагач, аны Севостополь шәһәренә
армия сафларына алалар. Ике ел диңгезче хезмәтен үтәгәч, туган җиренә
кайтып, колхозда эшли. 96нчы елда язмыш аны Төмән өлкәсе Тобольски
шәһәренә илтә. Монда ул эчке эшләр идарәсенә эшкә урнаша. Мөлаем йөзле,
гади һәм кече күңелле булган, шул ук вакытта нык ихтыярлы, тәвәккәл-кыю
авыл егетен эшендә дә күрәләр. Батырлыгы һәм тырыш хезмәте өчен ул күп
кенә медальләр белән бүләкләнә һәм хезмәт бас- кычыннан күтәрелеп,
милициянең конвой взводы өлкән сержанты исеменә дә лаек була.

Алты ел эчке эшләр ида- рәсендә хезмәт иткәч, Рамил Садыйковны 2001
елның май аенда өч айга Чечня сугышына җибәрәләр. Каты сугышлар барган
чорга туры килә ул. 6 июль көнне өлкән милиция сержанты Р.Р.Садыйков
хезмәттәшләре белән “Урал” машинасында Старопромысловский шоссесыннан
Мобилле отрядка таба барганда дошманнар читтән идарә ителә торган фугас
шартлаталар. Мина шартлап яраланган, кан эчендә яткан солдатларны
госпитальгә алып китәләр. Врачлар Рамилне коткару өчен күпме генә
көрәшсәләр дә, файдасыз була. 45 минут ятканнан соң Рамил ачык баш мие
җәрәхәтеннән вафат була.

Июльнең җидесе көнне Әхтәмовлар гаиләсенә Тобольски шәһәренең эчке эшләр
идарәсе начальнигы Герасимовтан Рамилнең үлүе турында хәбәр килә. Ул
кайгыларын уртаклашып, улларын соңгы юлга озатырга чакыра. Шулай ук РФ
ның Эчке эшләр министры Грызловтан да кайгы уртак- лашып, телеграмма
килә. Рамил Рашит улы Садыйковны Тобольски шәһәрендә хәрбиләрчә күмәләр.
Аны соңгы юлга бөтен шәһәр халкы озата. Фидакарь хезмәте өчен
Р.Р.Садыйковка, вафатыннан соң, Эчке эшләр министрлыгының  “Милиция
отличнигы” исеме бирелә.

Рамил Рашит улының кабере туган җиреннән читтә булса да, аннан кеше
өзелми. Хезмәттәшләре дә, хатыны белән кызы да, каберен кадерләп, карап
торалар. Якташыбызны бүген искә алуыбыз да, аның рухына дога булып ирешсен.
Баскетбол уенында биш команда ярыштылар. Малмыж шәһәренең балалар һәм
яшүсмерләр мәктәбенең 1нче мәктәп 1нче командасы I урынны яулады, 2нче
командасы II урынга лаек булды, Малмыж шәһәренең  № 2 урта мәктәбе
командасы III урынны алды,  Аджим авылы урта мәктәбе командасы – IV,
Кәлнә авылы урта мәктәбе командасы V урында калдылар. Командалар
грамоталар, медальләр белән бүләкләнделәр. Һәр уенчыга бүләкләр
тапшырдылар. “Смак” кафесы хуҗасы Фәридә Гыйззәтуллина барлык
уенчыларны тәмле төшке аш белән сыйлады.

Рәмзия ХӘКИМОВА.
Автор фотолары

“Дуслык” газетасы

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*