enrutat
Баш бит / Раушания Фәтхетдинова: “Бу – безнең бурыч”
Раушания Фәтхетдинова: “Бу – безнең бурыч”

Раушания Фәтхетдинова: “Бу – безнең бурыч”

Удмуртиядә COVID-19 белән актив эш алып баручы милләттәшләребез бүләкләнде.

Узган атнада шәфкать туташлары үзләренең һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтте­ләр. Шәфкать туташлары — та­биб­ларның уң куллары, дә­валауның башыннан азагына кадәр пациент белән турыдан-туры эшләүчеләр. Медицина хезмәтенең күп өлеше алар кулы белән башкарыла.
13 май көнне Ижау шәһәренең Ленин районында – Татар базары бистәсендә урнашкан 3нче санлы сырхауханәдә COVID-19 белән актив эш алып барган милләттәшләребезне тәб­рикләделәр. Профсоюз оешмасы рәисе Әлфирә Җамалетдинова өлкәннәр поликлиникасының өлкән шәфкать туташлары Раушания Фәтхетдиновага, Лилия Мөхәммәтҗановага һәм Чулпан Князовага Рәхмәт хатлары тапшырды.
Табиблар белән берлектә, әле­ге ханымнар көн саен, ял һәм бәйрәм көннәрендә дә, яңа коронавирус инфекциясе чыганак­ларын ачыклау буенча зур эш башкаралар. “Башта чит илдән кайтучылар гына булса, аннан контактта булучыларны тикшерә башладык. COVID-19 буенча лаборатор диагностика үткәрү өчен биологик материал алабыз, башка регионнардан кайткан һәм авыру пациентлар белән элемтәгә кергән кешеләргә шалтыратып, хәлләрен белешәбез, медицина күзәтүе астында тотабыз”, — диде Чулпан Князова.
Россиялеләрнең күбесе өйдә утырырга мәҗбүр булудан зарланган вакытта, алар “ял” сүзен онытып торалар. Коронавирус пандемиясе белән көрәшүче медицина хезмәткәрләренең тормышлары ничек үзгәргән? 30 ел биредә шәфкать туташы булып эшләүче Раушания ханым үзенең эше хакында: «Бу – безнең бурыч. Пандемия вакытында эшләү мине көчле булырга өйрәтте. Эш урынында үзең өчен түгел, гаиләң өчен ут йотып торасың. Хастаханәдә чир йоктыру куркынычы азрак. Без монда барлык саклану һәм профилактика чараларын кулланабыз. Безнең тикшерүләр буенча 8 авыру ачыкланды. Контактта булып йоктыручылар да булды. Шундый пациентлар бар: аларның клиник билгеләре дә юк, әмма вирус йоктырулары хак. Һәркем аны төрлечә кичерә, барысы да кешенең иммунитетыннан тора. 1 майдан 5 майга кадәр иртәнге 8дән кичке 9га кадәр эшләдек. Ул вакытта авыручылар күп булды. 5 көндә анализлар өчен 230 материал алып, алар тикшерелде. Күпфатирлы йортларда бер кеше авырса, өске катта яшәүчеләрне дә тикшерергә, анализлар алырга туры килде. Аларны төрле җиргә илтәсе. Ул гына да түгел, аның документ эше, кәгазь эше күп”, – диде ул.
Чулпан Марсель кызына беренче соравым: «Курыкмыйсызмы?» — булды. “Куркып утырырга вакыт юк, ул хис күптән югалды. Бу эшне ышанып тапшырганнар икән, аны җиренә җиткереп башкарырга кирәк. Мин баш тартсам, бүтән кеше дә курыкса, авыруларны кем карар? Үзем шул һөнәрне сайлаганмын икән, кешеләргә ярдәм итәргә кирәк. Махсус киемнән, битлектән йөрибез. Өйдә балалар көтә, эштән соң дәресләр әзерлисе бар.

Ә менә 1-5 май көннәрендә авыручылар бик күп булды. Өйгә хәлдән таеп, йокларга гына кайт­тык. Әти-әниләрне март аеннан бирле күргән юк. Телефон аша гына аралашабыз. Аларның да саклану чараларын күрүләрен үтенәм. Бу чир бар, аны җитди кабул итәргә кирәк. Башта үзем дә ышанып җитмәгән идем, андый авыручылар белән эшләгәч, ышандым. Авыру билгеләре: температура, тәм һәм ис сизмәү, тын бетү, ютәл, үпкәләр ялкынсыну. Аның ничек узуы организмның иммунитетына, башка хроник авыруларының булу-булмавына бәйле”, — диде ул.

Шәфкать туташы һөнәрен бары тик изге күңелле, игътибарлы, кеше бәласенә битараф булмаган затлар гына сайлыйдыр. Пациентларыгыз тизрәк терелсен, хезмәтегез тиешенчә бәяләнсен иде.

Гөлнара Вәлиева,
https://yanarysh.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*