enrutat
Баш бит / Равил Хөсәенов: Читенлекләргә карамастан үз көчебез белән газетаны алып барабыз
Равил Хөсәенов: Читенлекләргә карамастан үз көчебез белән газетаны алып барабыз

Равил Хөсәенов: Читенлекләргә карамастан үз көчебез белән газетаны алып барабыз

Русиянең татарлар күпләп яшәгән төбәкләрендә милли массакүләм мәгълүмат чаралары көн күреп килә. Һәркайсының көнкүреше үзенчәлекле һәм четерекле. Бүгенге көндә һәркемне борчыган мәсьәлә–тираж булдыру һәм киләсе 2015 елда бюджеттан бүленеп бирелгән акча ел ахырына кадәр җитәрме? Гомумән, татар матбугатының бүгенге хәле ничегрәк һәм киләчәктә аны ни көтә?

Әлеге  мәсьәлә буенча Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты каршындагы Массакүләм мәгълүмат чаралары комиссиясе утырышы вакытында чыгышлар, фикер алышулар булды.

Сезнең ихтибарга күрше Мари Эл Республикасының Бәрәңге районыда нәшер ителүче “Безнең тормыш” газетасы баш мөхәррире Равил Хөсәенов чыгышын тәкъдим итәбез.

Хакимият белән мөнәсәбәт

Бүгенге көндә безнең район газетасының тиражы 2870 нөсхә, бу рус телендә сигез биттә, атнасына бер тапкыр җомга көнне басыла. Шуның янына 1550 нөсхә ике битле  татар телендә өстәмә бит чыгарабыз. “7 мең татар татар яшәгән җирдә нигә ике генә бит инде ул һәм тиражы да аз?” – дип сорасагыз, җавабы гомерлек җитмәс финанс проблемасына терәлә. Конкретрак әйткәндә шуның аркасында 1999 елдан 2002 елга кадәр районда татар телендә газета бөтенләй чыкмады.

2003 елдан башлап оригинал рәвештә ике биттә генә бастырыла. Мондый карар районда 2002 елда Татарстаннан килгән милли язучылар белән очрашудан соң гына кабул ителде. Шул вакытта оештыручылар исеменнән әйтелгән сүзләр әле дә истә: “Менә сезгә 30 мең сум акча бирелә, шуңа татар телендә ике өстәмә бит чыгарырсыз”, – дип теманы яптылар. Шуннан соң аерым беркайчан да татар өстәмә биткә акча бирелмәде. Менә инде 11 ел бер баскан колеядан барабыз да барабыз.

Дөресен әйтергә кирәк, район башлыгы  булыша алган хәтле  булыша. 2014 елга кадәр типография чыгымнарына ел ахырында җитмәгән  акчаны өстәп бардылар. Әмма, быел үзегез аңлаганча, бюджет яклары бик авыр юлга басты, шул сәбәпле финанс яктан газетаны бастырыр өчен түләүләр ягы авырайды.  Бүгенге көндә бурычлар җыелып килә һәм ел  ахырына 200 меңгә баса. “Бераз булышыгыз”,– дигән хат яздык район хакимияте башлыгы исеменә. Әмма ярдәм буламы, юкмы, билгеле түгел, чөнки акчалар юк.  Җитмәсә 2014  елга бюджетта каралган акчаны республиканың минфин инициативасы буенча 82 меңен бездән кистеләр һәм аны мари телендә чыккан газеталарга бүлеп бирделәр.

Шундый читенлекләргә карамастан, үз көчебез белән җитәкли алган хәтле газетаны алып барабыз. 1999 елдан бирле аны төбәгебездә почтадан тыш үз көчебез белән таратабыз. Бу шул акчаларга күпме булса да экономия  ясау өчен эшләнде. Безнең 24 почтальоныбыз бар. Газетаның һәрбер санын редакциядә компьютерларда үзебез җыябыз, биткә салабыз, үз машинабыз белән шәһәргә алып китеп бастырып кайтабыз һәм авылларга таратабыз. Бүгенге көндә редакциядә 11 кеше эшли. Бюджеттан бирелгән акча хезмәт хакын түләгәндә кеше башына  дүрт мең ярым гына чыга, ә минималь хезмәт өлешенә җиткерер өчен, калганын үз көчебез белән җыелып килгән акчаны түлибез. Бүгенге көндә, хезмәт хакы, урта өлештә алганда кеше башына 10 мең ярымга чыга. Журналистларга гонорарны да үзебезнең  акчадан түлибез. Типография чыгымнарын капларга акча ярты елга гына җитә. Утка, газга, бензинга һәм башка кирәк–яракларга рекламадан кергән акчаларны тотабыз. Редакция машинасын да алты ел элек үз көчебез белән сатып алдык.

Безнең  өстә торган министрлыкта эшләгән коллегалар райондагы журналистларга җавапны һәрвакыт бер төрле бирәләр: “Сез автоном учреждениеләр, булышлыкны көтмәгез, акчаны үзегезнең район хакимиятеннән сорагыз”,–диләр. Кызганычка каршы, янәшә регионнар белән чагыштырганда, Мари Эл Республикасы гына район газеталарын муниципалитетлар кул астына тапшырды. Үзегез беләсез, анда проблемалар түбәдән дә биек.

Шулай булса да мондый ситуациядә без, әлбәттә, кулны төшермибез. Киләсе елга карата тагын бер соучредитель эзли башладык. Шушы көннәрдә район башлыгы безгә бик зур ярдәмлек күрсәтте. Ул 1 декабрь көнне спонсор белән сөйләшеп киләсе елга редакциягә 200 мең акча бирү турында ризалашты.

Шуңа күрә безнең күңел үсеп китте, һәм без шушы ярдәмгә таянып татар телендәге өстәмә битнең тиражын киләсе беренче ярты еллыкта ике меңгә җиткерербез дигән максатны куйдык. Без аны үти алабыз, чөнки газетага  яздыру кампаниясе әле бара, почтадан тыш эшләгәч безгә беркем дә, вакытыгыз бетте, дип әйтә алмый. Калган проблемаларны әкренләп булса да чишә алырбыз, дигән өмет белән, бүген алга карыйбыз. Әмма, өстәмә ике битне дүрт итәбез дип, берничек тә әйтә алмыйбыз. Моның өчен, мөгаен, безнең төбәктә татар журналистикасына, финансларны яхшырту ягына мөнәсәбәтне үзгәртергә кирәк. Шунда гына татарча газетаны тулы, эчтәлекле һәм халык тагын да яратырлык итеп эшләп була.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*