tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Рәфыйк Мөхәммәтшин: Вәлиулла хәзрәт Якупов ислам яңарышының локомотивы булды
Рәфыйк Мөхәммәтшин: Вәлиулла хәзрәт Якупов ислам яңарышының локомотивы булды

Рәфыйк Мөхәммәтшин: Вәлиулла хәзрәт Якупов ислам яңарышының локомотивы булды

Бүген Казанда ТР мөселманнары Диния нәзарәте резиденциясендә «IX Якупов укулары» төбәк фәнни-гамәли конференциясе оештырылды. Россия ислам институты ректоры Рафыйк хәзрәт Мөхәммәтшин фикеренчә, Вәлиулла хәзрәт Якупов традицион исламны кайтару юнәлешендә эшләгән, ислам яңарышының алдынгы рәтендә торган шәхес.

«Бүгенге көндә Татарстанда 1500 мәчет, 82 уку дини йорты бар. Шатланырлык нәтиҗәләребез күп. Вәлиулла хәзрәт нәкъ менә шуның башлангычында торды. Ул ислам яңарышының локомотивы иде. Ул анда кайнаган кеше генә түгел, шул өлкәдә эшләр алып барган, кайгырып йөргән шәхес. Вәлиулла хәзрәт ул чорда мәгариф системасын барлау, үзебезнең традицияләрне кайтаруга зур өлеш кертте», — диде ул.

Рафыйк хәзрәт Мөхәммәтшин сүзләренчә, Вәлиулла хәзрәт үз вакытында «Иман» нәшриятын ачып җибәреп, миллионлаган тираж белән китап-газеталар нәшер итә. «Аның кадәр чыгарган бер кеше дә юк. Ул тар кысаларга гына бикләнеп калмады, дөньяви авторларның китапларын да чыгарды. Сайланма әсәрләрен бастырып чыгарсак яхшы булыр иде. Актуальлеген югалтмаган мәкаләләре бихисап», — дип әйтте ул.

«Мөхәммәдия» мәдрәсәсе укытучысы Әхмәд Сабиров «Иман» нәшриятының эшчәнлеге Вәлиулла хәзрәттән аерылгысыз булуын искәртте. «Ул дини мәгърифәтнең нигезендә торучы шәхес. Мәчетләрне кайтарды, аларны төзекләндерде, эшчәнлекне оештырып җибәрде. Шәкертләре „Мөхәммәдия“ мәдрәсәсен ике елда бетереп, башка дөньяви уку йортларында гарәп телен укытырлык дәрәҗәгә җиткәннәр иде», — диде ул.

Әхмәд Сабиров Вәлиулла хәзрәтнең Россия ислам университеты эшчәнлеген җайга салу өчен көч сарыф иткәнен, Диния нәзарәтен оештыруда төп өлешен кертүен, ислам мәдәниятен үстерү үзәген оештыруын билгеләп үтте. «Дин буенча мәгълүмат юк заман. Шул мәгълүматны тарату өчен, „Иман“ нәшриятын эшләтеп җибәрде ул. Аның шартлары уңай булмады. Беренче хезмәтләре кулдан язылып барылды», — диде укытучы.

«Мөхәммәдия» мәдрәсәсе директоры урынбасары Зөлфәт хәзрәт Габдуллин Вәлиулла хәзрәтнең Совет идеологиясенең төп бинасы — Ленин мәдәният йортында 1990 елларда дин буенча уку-укыту эшләре башлап җибәрүен сөйләде. «Ул КФУ профессорларын да, гарәп остазларын да чакырды. Тигезлекне саклап кала алу ысулын белде ул. Шәкертләрне гарәп остазларына гына биргән булсак, нәрсә буласы билгесез иде», — диде ул.

Быел «IX Якупов укулары» төбәк фәнни-гамәли конференциясе үз заманында Вәлиулла хәзрәт Якупов нигез салган «Иман» нәшрияты оешуга 30 ел тулу уңаеннан уздырылды. Вәлиулла хәзрәт Якупов мөселманнарны берләштерүгә зур өлеш керткән күренекле мөселман дин әһеле, Россиянең танылган җәмәгать эшлеклесе булып тора.

Җыенны ТР мөселманнары Диния нәзарәте, Россия ислам институты һәм «Мөхәммәдия» мәдрәсәсе оештыра. Укулар танылган татар мәгърифәтчесе, галим һәм дин эшлеклесе Вәлиулла хәзрәт Якуповның бай рухи-дини һәм интеллектуаль мирасының асылына төшенү максатыннан үткәрелә.

Зилә Мөбәрәкшина

tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*