tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Рәшидә абыстайга 90 яшь тулды
Рәшидә абыстайга 90 яшь тулды

Рәшидә абыстайга 90 яшь тулды

Татарстанның иң танылган һәм мәртәбәле абыстае 40 ел дәвамында алып барган дин сабаклары белән данлыклы.

Рәшидә абыстай алты бала анасы, 100дән артык онык һәм оныкчыклары бар. Белгәнебезчә, ул 1998-2011 елда мөфти булып торган Госман хәзрәт Исхаковның әнисе.

Шушы көннәрдә Россия Президенты Владимир Путин Рәшидә абыстайны юбилее белән тәбрикләде, аңа сәламәтлек, ныклык теләде, дип хәбәр итә Татарстан Диния нәзарәте. «Сез Бөек Ватан сугышының кырыс сынауларын уздыгыз, җимерелгән шәһәр һәм авылларны төзүдә катнаштыгыз, үзегезнең хезмәтегез белән илебез байлыгын арттырдыгыз. Һәрвакыт ныклык күрсәтеп, көчле рухлы булып калдыгыз», — дигән сүзләр язылган президент котлавында.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*