tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Рес­публикакүләм ярышларга караганда, ил, дөнья беренчелегендә көрәшү җиңелрәк
Рес­публикакүләм ярышларга караганда, ил, дөнья беренчелегендә көрәшү җиңелрәк

Рес­публикакүләм ярышларга караганда, ил, дөнья беренчелегендә көрәшү җиңелрәк

Быел Шәтке урта мәктәбен тәмамлаган яшь батыр, милли көрәш белән «Теләче» спорт мәктәбе тренерлары кул астында шөгыльләнүче Эмиль Мәүлин республика, Россия һәм дөнья чемпионы булып танылды.

Көрәш буенча дөнья чемпионы исеменә ул июнь аенда Идел буе (Казан) физик культура, спорт һәм туризм академиясе базасында узган дөнья беренчелегендә 12 көндәшен җиңеп иреште.

Моны, тренерлар хезмәтеннән тыш, Эмильне ярыштан ярышка йөрткән әтисе Марсель әфәнденең дә зур тырышлыгы һәм уңышы дип аңларга кирәк. Әлеге җиңүгә алар аталы-уллы озак еллар дәвамында, табыш-югалтулар аша килделәр. Бу хакта Марсель әфәнде үзе дә яшерми:
– Балачакта мин үзем дә көрәш­тем. Әмма спортның көрәш төрендә югары уңышларга ирешеп булмады. Моның өчен якын-тирәдә үз эшенең остасы, фанатигы булган тренер юк иде. Ә минем көрәшәсе, ­район, рес­публикакүләм ярышларда җиңүләр яулыйсым килде. Бик үкенечле булды. Балачакта, яшүсмер чорда чынга ашыра алмаган хыялларымны быел улым ашырды. Мин анда үземнең чагылышымны табам. Максатка ирешү өчен тренерларның ­төрлесендә – Райнур Шәмсетдиновта, Илдар Ермолаевта, абыйлы-­энеле Илдар һәм Фирзәр Гыйниятуллиннарда шөгыльләндек. Аларга бик зур рәхмәт.

Марсель әфәнде балачагында, яшьлегендә татарча көрәштә таныла алмаса да, бер дигән хоккейчы иде. Республикакүләм, Бөтенроссия «Алтын алка» ярышларында җиңү яулаган, данлыклы «Гром» командасының алыштыргысыз уенчысы иде ул.

Спорттагы, аеруча милли кө­рәштәге уңышлары өчен, Эмиль апрель аенда Теләче муниципаль район башлыгының Рәхмәт хаты белән бүләкләнде, аны җыр­чы Салават Фәтхетдинов призына үткәрелгән көрәш турнирының ачылу тантанасында район башлыгы Илдус Зарипов үзе тапшырды. Шунысы игътибарга лаек, Эмиль Татарстан беренчелегендә җиңү яулаганнан соң, әтисе Марсель әфәнде, улына алдан вәгъдә ителгәнчә, җиңел автомобиль бүләк итте.

Эмиль тәүге тренеры Райнур Шәмсетдинов җитәкләгән көрәш түгәрәгенә беренче сыйныфта укыганда йөри башлый. Күңелендә көрәшкә җитди караш сигезенче сыйныфта укыганда гына барлыкка килә.

– Республика ярышларында ике әйләнештән соң төшеп кала идем. Әмма быел бәхет миңа да елмайды. Һич мактану булып кабул ителмәсен, әзерлегем дә яхшы иде. ­Район, рес­публикакүләм ярышларга караганда, ил, дөнья беренчелегендә көрәшү җиңелрәк. Россия чемпионатында Башкортстан егете белән көрәшергә туры килде. Күрше республикада спортның милли көрәш төре бик алга киткән. Шуңа күрә ярышларда әлеге республика егетләре безгә җитди көндәшлек тудыралар, – дип искә алды яшь батыр көндәшләре турында.

Эмиль быел урта мәктәпне тәмамлап, кулына өлгергәнлек аттестаты алды. Бүген аның киләчәкне уйлап, хәлиткеч карарлар кабул итәр, адымнар ясар чагы. Соңгы очрашуда Эмиль Идел буе (Казан) физик культура, спорт һәм туризм академиясенә укырга керергә җыенуын әйткән иде.

Фәнил Нигъмәтҗанов

shahrikazan.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*