tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Ревда шәһәрендә яңа музыкаль татар коллективы беренче концерты узачак
Ревда шәһәрендә яңа музыкаль татар коллективы беренче концерты узачак

Ревда шәһәрендә яңа музыкаль татар коллективы беренче концерты узачак

14 гыйнварда Свердлау өлкәсе Ревда шәһәрендә “Победа” күңел ачу үзәгендә яңа төзелгән “Чишмә” татар эстрада-фольклор музыкаль ансамбль беренче концертына тамашачылар чакыра. Шәһәр мәдәният йорты бу коллективны узган декабрь ае буе туплады. Анда унлап җырчы чыгыш ясаячак. “Чишмә”не Шәрифҗан Нуриханов җитәкли.

Яңа коллектив белән бергә шәһәр халкына яхшы таныш артистлар да чыгыш ясаячак. Шуларның берсе – Гөлназ Киндәшева. Бу яшь җырчы кыз “Ревда тавышы – 2011” бәйгесе җиңүчесе.

Гөлназ фикеренчә, концерт татарлар белән беррәттән башка милләт кешеләренә дә кызык булачак. Чөнки биредә башка мәдәният белән якыннан танышып булачак. Икенче төрле җырлар, биюләр, милли киемнәр…

Гөлназ бу концертта чыгыш ясавының серен дә ачып бирде. Тамашаны аның әти-әнисе оештыра икән, ә яңа коллективның җитәкчесе аларга туган тиешле. Алар үзләре Пермь якларыннан. Анда да шушы исемдәге коллектив эшләп килә икән. Хәзер Ревдада да үз “Чишмә”се булачак.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*