tatruen
Баш бит / Яңалыклар / РИИ һәм КИУ-да укырга керү өчен документлар кабул итү дәвам итә
РИИ һәм КИУ-да укырга керү өчен документлар кабул итү дәвам итә

РИИ һәм КИУ-да укырга керү өчен документлар кабул итү дәвам итә

Россия ислам институтында һәм Казан ислам университетында 2020-2021-нче уку елларында белем алу өчен документларны кабул итү дәвам итә.

Россия ислам институты бакалавриат программасы буенча “Теология”, “Лингвистика”, “Журналистика” бүлекләренә, магистратура программасы буенча “Теология” һәм “Лингвистика” программаларына документлар кабул итә. Көндезге һәм читтән торып уку каралган. “Теология” бүлегендә уку читтән торып дистант уку технологияләрен кулланып оештырыла.

Казан ислам университетында исә “Дини оешмалар өчен дин әһелләре һәм хезмәткәрләр әзерләү” бүлегендә “Ислам фәннәре” һәм “Коръән фәннәре” (Коръән хәфизләре әзерләү үзәге) дигән юнәлешләре бар. Көндезге, кичләрен яки читтән торып уку мөмкин.

Шулай ук урта дини һөнәри белем (мәдрәсә) программасында читтән торып дистант уку технологияләрен кулланып белем алып була.

Гаризаны биргәндә паспорт копиясе, 3×4 күләмдәге 8 фотография, урта белем таныклыгы, ЕГЭ нәтиҗәләрен китерергә кирәк. Документларны кабул итү 16 августка кадәр дәвам итәчәк. Урта һөнәри һәм югары уку йортларын тәмамлаганнар өчен кабул итү сынаулары 17-22 августта булачак.

Россия ислам институты 2019 елда белем бирү эшчәнлегенең дәүләт аккредитациясен уңышлы узды һәм укып чыкканнарга дәүләт дипломнарын тапшыра. РИИ шәкертләренә армиягә баруны кичектереп торырга рөхсәт ителә.

Укырга керер өчен документларны читтән торып та җибәреп була. Бу мөмкинлек турында һәм башка уку йортына керү турындагы тулырак мәгълүматны РИИ (http://kazanriu.ru/) һәм КИУ-ның (http://kazankiu.ru/) рәсми сайтларында “Абитуриентларга” бүлегендә алып була. Кабул итү комиссиясенә сораулар белән 8 (843) 251-01-55 телефоны аша мөрәҗәгать итәргә мөмкин.

Кабул итү комиссиясенең адресы: Казан шәһ., Газовая ур., 19 йорт, 109 каб.

dumrt.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*