enrutat
Баш бит / Римзил Вәлиев: «Татар белән башкорт арасында нәфрәт-дошманлык күргәнем юк»
Римзил Вәлиев: «Татар белән башкорт арасында нәфрәт-дошманлык күргәнем юк»

Римзил Вәлиев: «Татар белән башкорт арасында нәфрәт-дошманлык күргәнем юк»

Соңгы вакытта Башкортстанда яшәгән милләттәшләребезне – татар телле башкортлар,  аларның телен башкорт теленең төньяк-көнбатыш диалекты дип атау очраклары күренә башлады. Башкортстанда яшәүче милләттәшләребез үзләре  бу хакта ни уйлый? Бишбүләк районының Дүсән авылында туып үскән, Башкорт дәүләт университетының татар филологиясе бүлеген тәмамлаган, ике республикада да яхшы билгеле журналист, җәмәгать эшлеклесе, Бөтендөнья Татар конгрессының «Дөнья» студиясе мөхәррире Римзил Вәлиев нинди «диалект»та сөйләшә? Ул үзен нинди милләт вәкиле итеп саный икән?  Римзил әфәнде белән очрашып,  якташларының милли үзаңы, туган теле турында сораштык.

– Римзил әфәнде, син үзеңнең башкортның «мең» кабиләсеннән икәнеңне беләсеңме?

– Әйе, без, Дим буе төркиләре, кайчандыр Мең ыруыннан чыкканбыз. Аның юлбашчысы Идегәй булган. Ләкин меңлеләрнең чиста башкорт ыруы икәнлеге расланмый. Меңлеләр династиясенә Алтай төркиләре, Бохара шибанилары,  Әстерхан татарлары, гомумән, Ногай Урдасы вәкилләре дә кергән.  XIII гасырдан башлап! Ул ыру-кабиләләр төрле кавемнәрдән торган. Милләтләр оешып бетмәгән чорда бигрәк тә.   Ләкин хәзер ырулар юк. Татар халкы күптән утрак тормышка күчкән. Ыру-кабиләләргә бүленеп эш йөртү күчмә халыкка хас. Авылда, шәһәрдә яшәгән, иген иккән, читек-кәвеш теккән кешеләр кабилә-ыруда булмый. Шәҗәрәләр, ыру йолалары, күчмә халык атрибуты буларак, тарих өчен мөһим. Әгәр Көнбатыш Башкортстанда яшәүчеләр үз ыруын, тамгасын белми-әйтми икән, димәк, ул – тәгаен татар. Ул туган авылын, кәсәбәсен, шәһәрен,  мәхәлләсен белә. Тамгасын, ыруын белгән, кабиләгә ябышып ятучылар башкорт булырга мөмкин. Һәр милләтнең үз горефе.

– Шәҗәрә агачын таныйсызмы?

– Нигә танымаска?  Җиде буын бабаларны белергә кирәк, диләр. Җиде генә дә аз. Минем ДНКны да тикшерделәр, анда 150 буынның генетик эзе калган. Ата-бабалар төрки-татарлар булсалар да, геннарда Балтыйк буе халкы компоненты күбрәк икән. Литва, Белоруссия, Польша якларында да безнекеләр яшәгән бит. Мин үз милләтемне берәр ырудан эзләмәс идем. Бүгенге рухи-мәдәни халәт, ата-бабадан килгән тәрбия билгели милләтне.

Шәҗәрә – берничә буын вәкилләренең исемлеге генә ул. Агач рәсемендә реаль милли, мәдәни, матди яшәеш турында мәгълүмат юк. Фоторәсемнәр, документлар, көндәлекләр булмагач, ревизия «сказкалары» халыкның милли халәтенә ачыклык кертми.

Мин үзем кечкенә вакытта башкорт авылында яшәдем. Әтием күршедәге «Салават Юлаев» колхозы рәисе иде. Бу хуҗалыкка Каныкай һәм Биккол дигән башкорт авыллары керә. Җиде яшь тулгач, укырга керәсе булгач, мине тугыз чакрымнан Дүсәнгә кайтардылар. Чөнки мин туган телемдәге мәктәпкә барырга тиеш. Бөтен балачак дусларым шушы Каныкай авылында. Өлкән абыем – Наил абыемның хатыны шушы башкорт авылыннан. Таусия җиңги килен булып Дүсәнгә төште. Мине шушы башкорт җиңгәм карап торды.

– Римзил абый, башкортлаштыру идеологларының милләт үзгәртү проектлары турында ничек уйлыйсың? Якташларыгыз кайсы телне туган тел дип саный?

– Бу турыда бер нәрсә дә уйламыйм. Минем якташларым татар телендә сөйләшә, үзләрен татар дип саный. Күпчелек тел, милләткә бәйле сәяси уеннар, бәхәсләр турында белми.  Моның рациональ орлыгы, мәгънәсе юк. Чөнки хәзер паспортта да, анкеталарда да милләт күрсәтелми. Кешенең маңгаена мөһер сугып булмый. Милләт буенча кешеләрне сортларга бүлеп,  товар яки пенсия бирмиләр.

Милләт ул кешенең күңелендә яши, аның шәхси эше. Ул аны үзе билгели. Шуңа күрә «башкортлаштыру» дигән терминны кабул итмим. Башкорт ул – башкорт, татар – татар, рус яки француз, кытай, латыш – һәркем үзе булып кала. Каннар катышса, кемнеңдер  тормышы, үзаңы  үзгәрсә  – кеше  моны үзе белә. Конституция буенча аның үз милләтен  билгеләргә хакы бар, моны читтән торып хәл итмиләр. Ниндидер тарихлар, фаразлар турында вәгазьләр кирәкми.

– Шулай да җанисәп вакытында кайда нинди милләт вәкилләренең күпме булуы билгеләнә. Мәсәлән, 2002 елда Россиядә халык санын алганда  Башкортстанда татарлар миллионнан кимрәк булып күренде, бу – республика халкының 22 проценты дигән сүз. Элек 28 процент булган.

– Әйе, шулай. Ләкин бу милләт корый дигәнне аңлатмый. Җанисәп ни өчен оештырыла? Күпме ир, күпме хатын-кыз, демографик үсеш ничек, яшьләр, картлар күпме, шәһәрдә, авылда күпме кеше яши, матди хәл, яшәү шартлары, белем дәрәҗәсе, һөнәр һәм хезмәт параметрлары – болар социаль программалар төзү, илнең кая барганын белү өчен кирәк. Шул исәптән милли составның структурасы, динамикасы да билгеләнә. Статистиканы бозып күрсәтү дәүләткә кирәкми, төгәллек кирәк. Шуңа күрә җанисәп вакытында ялган мәгълүмат бирү,  кешеләргә басым ясау тыела.

– Шулай да Башкортстанда татарлар саны тотрыклы түгел. 200 – 300 мең кешегә кимү яки арту күренешләрен ничек аңларга?

– Әйе, бу яңалык түгел. Узган гасырның уртасыннан килә ул. Әлеге проблемага салкын карыйм. Чөнки бу сәяси уен гына. Саннар белән шаяру. Йөз меңнәрчә кеше юкка чыккан дип булмый бит! Аллага шөкер, Башкортстанда татарлар исән-сау яшәп ята. Әле кайберәүләре, Казанга килеп, мәдәниятне, фәнне, икътисадны күтәрүгә өлеш кертә. Башкортстан тормышында да алар зур роль уйный. Миллионнан артык татар кешесе бар анда. Бәлки 1 – 1,5 миллиондыр. Дәүләт татарлар ихтыяҗын онытмый: Башкортстанда аларның ике профессиональ театры, бик күп мәдәният йортлары, татар әдипләренең музейлары, «Кызыл таң», «Өмет»  газеталары, яшьләр һәм балалар журналлары, татар теленә өйрәтүче йөзләрчә мәктәп-сыйныфлар, югары уку йортларында татар бүлекләре, җәмәгать оешмалары бар. Татарлар беркая да китмәгән. Бәлки, башка төбәкләрдәге кебек, шәһәрләшү, руслашу күренеше бардыр, анысы – аерым тема.

– Илеш районында 80 процент башкорт яши дип санала, Чакмагыш, Дүртиледә һәм башка көнбатыш районнарында да «башкорт теле диалекты»нда сөйләшүчеләрне табалар.

–  Минемчә,  әлеге яңа «диалект» бу төбәктә башкортлар булмаганга уйлап чыгарылган. Октябрь инкыйлабыннан соң, сословиеләр бетерелгәч, этник милләтне билгеләү башланган. Әйтик, 1917 елның көзендә Вакытлы хөкүмәт җанисәп үткәргәндә сословие буенча санаганнар, шул ук салым җыю өчен. Авылдашларымның күпчелеге ул вакытта башкорт дип күрсәтелгән. Ә өч ел үткәч, сословиеләр бетерелгәч, республикалар төзелгәч, 1920 елда минем авылдашлар тоташ татар булып чыккан.

Проблема нәкъ шул чакта туган. Башкортлар күпләп яшәгән Кече Башкортстанга 1922 елда большевиклар Уфа губерниясен дә кушып, республикадагы демографик хәлне үзгәрткән. Башкортлар сан ягыннан өченче урында калган. Бәләбәй, Бөре өязләрендәге татарларның фикерен соңрак белешергә карар ителгән. Хәзергә кадәр шушы төбәкләрдәге  татарларны саный-саный милли статистиканы үзгәртергә омтылалар. Ә халыкның күпчелеге моны аңламый да. Чынлыкта   халыкларыбыз арасында реаль каршылык юк.

Башкортстандагы титуллы, «төп» халыкның санын арттыру компаниясе 50 – 60 ел элек җәелеп киткән. Республиканы З.Нуриев, М.Шакиров җитәкләгән чакларда. Бу эшнең ничек оештырылганын «Кызыл таң» газетасының баш мөхәррире, анан соң 20 елга якын партия өлкә комитетының идеология секретаре булып эшләгән Таһир Ахунҗанов сөйләп калдырды. Таһир абый  тумышы белән безнең Бишбүләк районыннан, ул талантлы язучы, драматург та иде. Матбугатта 2002 елда аның белән әңгәмәләр чыккан иде. Хәтта алар китап булып та басылды. Күптән түгел «Мәдәни җомга» газетасында аның язмасы кабат дөнья күрде. Ул үзе эшләгән чорда республикада башкортлар санын 200 – 300 меңгә арттырганын таный. Хәзерге җанисәптә якташларыбыз  2-3 гасыр элек ревизия сказкаларында башкорт итеп язылган саннарга «тәңгәлләштерелгән».

Ләкин татар милләте XIX гасыр ахыры –  XX гасыр башында формалашкан. Башкорт милләте тагы да соңрак. Батырша-Пугачев заманнарында җанисәпләрдә милләтне билгеләүче, милләт төшенчәсенең мәгънәсен белүче каян булсын? Бары тик сословие, катлау буенча – әйтик, казак, морза, башкорт, ясаклы крестьян кавемнәренең саннары билгеләнгән. Ясак җыю, гаскәргә алу өчен.

Башкорт булу – җирле дигән сүз, аның салым түләүдә өстенлекләре булган. Шуңа күрә Идел буеннан Урал ягына күчкән бабаларыбыз башкорт булып язылган. Җир сатучы башкортлар тел, гореф, дин буенча якын булган татарларны шатланып кабул иткән. Татар-башкортлар уртак гаиләләр төзи. Хәзер аларның саны 40 процентка җитә.

– Бу хәл сездә генә шулай булганмы?

– Төрлечә. Безнең Дүсән, күршедәге Ает авылы кешеләре 260 ел элек Минзәлә өязе, хәзерге Сарман районының Сарсаз-Тәкермән авылыннан күчеп килгәннәр.  Миякә районындагы авыллар – җырчы Айдар Галимов, язучы Айдар Хәлим туган Кәркәле авылы,  Баязит, Җилдәр, Шатман  – барлыгы 12 авыл Сарманнан күчкән.

Шул заманда ук башкортлар белән аралашып яшибез. Без – Дим буе татарлары. Дим башкортлары да шунда ук. Һәр милләт үзе булып кала. Безнең як башкортлары Урал арты башкортларыннан аерылып тора, алар безгә якынрак. Аңа карап аларны татар кавеме, диалекты дип  игълан итмибез.

Мин ике төрле башкортны гына беләм: чын башкортлар һәм «кәгазь» башкортлар. Соңгылары –җанисәп җимешләре. Башкортларның мәдәнияте, тарихы кызыклы. Нишләптер Урал арты районнарындагы чын башкортларның тарихын, милли горефләрен күрсәтмиләр, гел көнбатыш районнар турында сүз бара. Ә бит башкортлар укмашып яшәгән Аргаяш, Кунашак районнары 30 нчы елларда Чиләбе өлкәсенә бирелгән. Оренбург, Самара өлкәләрендә башкорт авыллары бар. Минемчә, аларга игътибар җитми.

Илеш, Дүртиле, Чакмагыш якларында башкортлар булса, алар эзсез югалмас иде. Безнең якта татар һәм башкорт авыллары якын гына урнашса да, һәркайсы үзенең  милли йөзен югалтмый. Татар – татар, башкорт башкорт булып кала. Бар тик катнаш гаиләдә туган балалар гына ике милләткә бүленергә мөмкин.

– Авылда башкортлар күпчелек дип язылса, мәктәптә татарча укып булмый ич.

–  Бусы ата-аналарның теләгеннән тора. Милләтне ничек генә язмасыннар,  Дүсән мәктәбендә дә, Ает мәктәбендә дә туган тел – татар теле укытылды. Дөрес, соңрак мәктәпләрдә урысча укытуга күчү башланды. Республика теле буларак, Башкортстанда башкорт телен дә белергә кирәк. Әйтик, мин  башкорт газета-журналларын укыдым, радио-телевидениесен тыңладым-карадым, даими башкортлар белән аралаштым. Мәктәптә башкорт телен укымасам да, телне үзләштердем. Тик милләтем үзгәрмәде.

Башкортстан татары дигән термин төгәл түгел. Чөнки элекке гасырларда Башкортстан булмаган.  Без – Уфа ягы, Урал  татарлары дип тә әйтергә мөмкин. Оренбург татары дип тә әйтергә була. Кайвакыт безнең авыллар Оренбург губерниясенә дә караган.

Без – Дим буе татарлары. Ык елгасы да безнең районнан башланган.  Күршедәге Миякә, Ярмәкәй, Әлшәй, Дәүләкән, Бүздәк якларында, Дим елгасының түбән өлешендәге Благовар, Чишмә районнарында татарлар да, башкортлар да матур гына яшәп ята. Татар әдәбияты классигы Фатих Кәрим безнең Бишбүләк районының Ает авылыннан, Әмирхан Еники  Благоварда туган, Дәүләкәндә яшәгән. Сәйфи Кудаш, Фәридә Кудашева – Чишмәдән.

Минем бервакытта да татар белән башкорт арасында нәфрәт-дошманлык күргәнем юк. Тарихта да милләтара бәрелеш булмаган. Заманында бабаларыбыз татар-башкорт республикасы төземәкче булган. Большевиклар моңа ирек бирмәгән. Империячел сәясәтчеләргә мондый көчле республикаларның бердәмлеге кирәкми. Ике халыкны аеру, капма-каршы кую идарә итү өчен кирәк. Бүлгәлә һәм хакимлек ит дигән сәясәт әллә кайчан уйлап табылган. Шушы идеология белән мавыгучылар   котырта икән, ни өчен без аңа карап котырырга тиеш?!

Татарлар – башкортча, башкортлар татар телен яхшы белә безнең якларда. Һәркем, туган теленнән аерылмыйча, күрше халык белән аралаша. Телләр якынлыгы да моңа ярдәм итә. Татар түгел, киресенчә башкорт дип белдерүне, ике якын кардәшне капма-каршы куюны яратмыйм. Шовинизм, империячел сәясәт яклылар котыртуына бирешергә ярамый. Татарстанны яки Башкортстанны дискредитацияләү кемгә кирәклеген беләбез. Андый сәяси көчләр бар. Алла кушса, без моңа бирешмәбез.

Әңгәмәдәш – Рәшит Минһаҗ

vatantat.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*