enrutat
Баш бит / Римзил Вәлиев: «Татар халкы Президент әйткән идеягә иярер»
Римзил Вәлиев: «Татар халкы Президент әйткән идеягә иярер»

Римзил Вәлиев: «Татар халкы Президент әйткән идеягә иярер»

Күренекле татар журналисты, җәмәгать эшлеклесе Римзил Вәлиев Рөстәм Миңнехановның матбугатта чыккан милләт язмышына багышланган мәкаләсен шатланып каршы алган һәм татар халкы Президент әйткән идеягә иярер дип саный.

«Татарстан Президенты милләт өчен бик әһәмиятле мәсьәләләргә игътибар биргәнен күрдем. Ул көчле администратор, идарәче, финансист, Россиядә технократ җитәкчеләр рәтендә санала, сәяси тайпылышларга бирешә торган кеше түгел. Ул хәзер яше белән дә, тәҗрибәсе белән дә зирәк, тормышның асылын аңлаучы җитәкче. Мәкаләдәге сүзләр бик вакытлы әйтелгән», — дип белдерде Римзил Вәлиев.

«Татарларның үзара русча сөйләшә башлавы бик шомлы хәл бит. Үз милләтен якламаган кеше кыйбласыз була. Татар халкы Президент әйткән идеягә иярергә тиеш. Әгәр Миңнеханов тирәсендә йөргән түрәләр, татарның элитасы мәкаләне укып, Президент кебек уйлый башласалар, бик яхшы булачак», — дип уртаклашты үз фикере белән танылган журналист.

Милли нигилизм көчәйгән вакытта милләт турында өздереп әйтү бик мөһим ди ул.

«Читтәге татарларны саклау да Татарстанның миссиясе дип әйтә Президент. Бу бик кыю фикер. Чыннан да, Татарстан барлык татарларның беренче таянычы», — дип өстәде Римзил Вәлиев.

«Мин моны сайлау алды өчен генә язылган сүзләр дип әйтмим, чөнки Татарстандагы барган үзгәрешләрне халык хуплый, аны әлеге мәкаләдән башка да сайларлар иде дип уйлыйм. Татарларның йөзен сакларга кирәклеген аңлаган кешенең фикерләре бу», — дип аңлатты җәмәгать эшлеклесе.

Рифат Каюмов

tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*