tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Ринат Закиров Башкортстан татарлары белән очрашты
Ринат Закиров Башкортстан татарлары белән очрашты

Ринат Закиров Башкортстан татарлары белән очрашты

Бүген, 19 июль көнне, Бөтендөнья татар конгрессының актлар залында Башкортстаннан килгән милләттәшләребез белән очрашу узды. Килгән кунакларны Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе Ринат Закиров сәламләде. Үз чыгышында Башкарма комитет җитәкчесе милләттәшләребезгә Бөтендөнья татар конгрессы эшчәнлеге, ел әйләнәсендә уздырылып килүче чаралар турында сөйләде. Аеруча Ринат Закиров милли бәйрәмебез Сабантуй, Бөтенроссия авыл эшмәкәрләре җыены, Бөтенроссия татар дин әһелләре форумына тукталып узды. Шулай ук милләттәшләребезне ел саен Татарстанның Спасс районында уздырылдып килүче “Изге Болгар җыены”на чакырып калды.

Башкортстан Республикасыннан килгән милләттәшләребезнең күпчелеге ут күршеләребезнең башкаласы – Уфа шәһәренең татар теле һәм башлангыч сыйныф укытучылары иде, шулай ук араларында Чакмагыш, Бакалы районнары, Уфа районының Авдон авылы мөгаллимнәре дә бар иде. Очрашу ахырында Башкортстаннан килгән татарларга конгрессның истәлекле бүләкләре тапшырылды.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*