tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Ринат Закиров Рамил Чурагулның иҗади туры татар халкын берләштерә дип саный
Ринат Закиров Рамил Чурагулның иҗади туры татар халкын берләштерә дип саный

Ринат Закиров Рамил Чурагулның иҗади туры татар халкын берләштерә дип саный

Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты рәисе Ринат Закиров Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, популяр җырлар авторы Рамил Чурагулның иҗади туры татар халкын берләштерә дип саный. Бу хакта ул Бөтендөнья татар конгрессында узган матбугат конференциясендә сөйләде.

“Башкортстанда яшәп тә, татар халкының рухи байлыгына кертеп, иҗат итеп яшәгән шәхесләр арасында Рамилнең үз урыны бар. Рамил Чурагулов – үзебезнең егет. Сезнең бу сәфәрегезгә бездән дә ярдәм булачак. Мондый чаралар халкыбызны берләштерә, үзенең кем икәнен расларга, уйланырга, балаларына җиткерергә ярдәм итә”, – диде ул.

Ринат Закиров Башкортстанда милләтебез яшәсә, татар яшәячәк, дигән фикердә. “Бу заманда бигрәк тә, менә шундый мохиттә чыккан талантлар, язучылар, җырчылар, галимнәр, телчеләр – барысы да шушы җирлектә тәрбияләнгән кешеләр, алар безгә бик кирәк. Аллага шөкер, елдан-ел яңа шәхесләр килә бара. Димәк, гореф-гадәтләребез сакланган җир бар, ул – Башкортстан җире”, – ди ул.

“Без бер милләт дип тоеп яшәргә җирлек бар, шуннан тайпылырга язмасын. Киләчәктә дә бер-беребезгә ярдәм итешеп, фикерләшеп, кунакка йөрешергә язсын. Сезнең сәфәргә килүегез дә шуның бер чагылышы”, – диде Ринат Закиров.

Зилә Мөбәрәкшина

tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*