tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Ринат Закиров: Татар конгрессының VI съезды Татарстан Президенты вазифасын саклауны хуплый
Ринат Закиров: Татар конгрессының VI съезды Татарстан Президенты вазифасын саклауны хуплый

Ринат Закиров: Татар конгрессының VI съезды Татарстан Президенты вазифасын саклауны хуплый

Бөтендөнья татар конгрессының VI съезды делегатлары Татарстан Дәүләт Советының федераль хакимияткә Татарстан Президенты вазифасын саклау турындагы мөрәҗәгатен хуплады. Бу хакта бүген пленар утырышның беренче өлеше тәмамлангач, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты рәисе Ринат Закиров “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгына белдерде.

“Бөтендөнья татар конгрессы оешуга 25 ел тулу сәбәпле, Башкарма комитетның соңгы биш елда гына түгел, ә узган 25 елда башкарылган эшләренә хисап тотабыз. Дөнья буенча сибелеп яшәүче татарларны төрле мәсьәләләр борчый. Бигрәк тә туган телне саклау мәсьәләсе кискен күтәрелә. Бу һәр доклад, чыгышларда чагылыш таба. Татарстанны тарихи Ватаны буларак күргән татарлар съездда тагын бер мәсьәләдә уртак фикер белдерде. Бу – Россиядә Татарстан Президенты вазифасын саклау турында. Татарларны Татарстанның киләчәге борчый: киләчәктә нинди юлдан барырбыз? Алга таба да милләтебез бары тик үсештә булсын өчен, Татарстан Президенты вазифасын саклауның әһәмиятен кайнар хуплый”, – дип сөйләде Ринат Закиров.

“Татар-информ” МА

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*