tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Ринат Закиров Универсиаданың көрәш батыры белән күреште
Ринат Закиров Универсиаданың көрәш батыры белән күреште

Ринат Закиров Универсиаданың көрәш батыры белән күреште

Бүген, 11 июль көнне Бөтендөнья татар конгрессында Башкарма комитет рәисе Ринат Закиров Универсиадада көрәш буенча үз авырлыгында җиңүче һәм абсолют батыр булган Сембер спортчысы Сергей Павлик, остазы Фәнис Җаббаров һәм Бөтенроссия татарча көрәш милли спорт федерациясе җитәкчесе Җәүдәт Миннәхмәтов белән очрашты.

Иң элек Ринат Закиров кунакларны сәламләп, спортчыларны зур җиңү тәбрикләп, Сергей Павлик исеменә Ульян өлкәсе губернаторы Сергей Морозовтан килгән  котлау телеграммасын укыды.

“Әлеге алтын медальләргә сез бик катлаулы көрәш нәтиҗәсендә һәм осталыгыгыз, рухи көчегез ярдәмендә ирештегез. Сезнең бу уңышыгыз, җирле көрәш мәктәпләренең никадәр профессиональ булуын күрсәтте”, диде Закиров.

Аннары инде ул  Сергей һәм аның остазы Фәнис Җаббаровка милләтебез алдындагы олы хезмәтләрен истә тотып,  Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитетының Рәхмәт хатын һәм истәлекле бүләкләрен, ә менә Җәүдәт Миннәхмәтовка исә Татар милләтенә күрсәткән олы хезмәте өчен “Бөтендөнья татар конгрессы” иҗтимагый берләшмәләрнең халыкара Берлеге медален тапшырды.

“Бүгенге көндә “Татарча көрәш” милли спорт федерациясе Русиядә милли көрәшне пропагандалау, милли спорт төрләре белән шөгыльләнүче спортчыларны һәм ветераннарны социаль яклау чараларын әзерләү белән шөгыльләнә. Шулай ук Русия төбәкләрендә эшләп килүче спорт оешмаларына милли көрәш белән шөгыльләнү өчен шартлар тудырырга ярдәм итәсез. Сезгә бу эшегездә уңышлар телибез”, диде Ринат Закиров.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*