enrutat
Баш бит / Рольләрен беләбез, ә үзен?
Рольләрен беләбез, ә үзен?

Рольләрен беләбез, ә үзен?

Мәгълүм булганча, быел  театр елында татар театр сәнгате өчен истәлекле вакыйгаларның берсе – өч артистыбызның Г. Тукай исемендәге премиягә лаек булуы. Татарстанның халык артистлары Люция Хәмит, Радик Бариев, Искәндәр Хәйруллиның исемнәре тәкъдим ителүгә укучыларыбыз өчен алар белән әңгәмә әзерләнде, өчесенә дә бер үк сораулар бирелде, ә җаваплар, әлбәттә, төрле. Люция ханымны «ишеттегез» инде, бүген Радикны тыңлагыз.

 

Радик, нинди гаиләдә тудың кайда?

– Минем әти-әни гади кешеләр. Сәхнәгә кагылышлары юк. Әти шофер. Театрда да эшләп алган ул. Әнием Венера финанс өлкәсендә иде.

Театрга ничек килдең?

– Мин кечкенәдән пантомима, клоунада белән шөгыльләндем. Бик күп фестивальләрдә катнашып, дипломнар, гран-прилар алып, гел беренче булып бардым. Артист булам дигән хыял юк иде. Әмма сәхнәнең тәмен белеп калдым. Мәктәптән соң заводта эшләдем. Анда үзем өчен аңладым –күңелем ята торган эш түгел бу. Аннан ике ел хәрби хезмәттә булдым. Армиядән кайтыр алдыннан дустым Наил Ибраһимов хәбәр итте (хәзер ул «Пантера» пантомима төркеме җитәкчесе). «Казан мәдәният институтында татар театры өчен курс оеша, шунда бар», – диде. Марсель абый Сәлимҗанов, Фәрит Бикчәнтәев мине укырга алдылар. Марсель абый әйтте: «Ярты елдан әйбәтләп татарча сөйләшмәсәң, хушлашабыз», – диде. Тырыштым. 1995 елда укуны тәмамлагач, театрга кабул иттеләр.

Артистлардан кумирың бармы? Үзебезнең театрда кемнәрне яратасың?

– Миңа ошый шәп артистлар! Татар артистларыннан да, руслар арасында да күп алар. Берәү дип аерып әйтмим. Мин аларны кинода, йә спектакльдә: «Ничек эшлиләр!» – дип сокланып карыйм. Әмма бик әйбәт артист та бөтен рольдә әйбәт булмаска мөмкин. Мин менә мәрхүм Шәүкәт абый Биктимеровны ярата идем. Ләкин аның да төрле рольләре булды. Башка артистларның да шулай ул. Салган саен алтын күкәй булмый. Әзһәр абый Хисмәтуллин, Алсу Гайнуллина, Рамил Төхфәтуллин, Искәндәр Хәйруллин, Люция Хәмитнең уеннары ошый. Безнең театрда артистлар яхшы, әмма һәр артист мине шаккаттыра алмый. Алар чикле.

Мәхәббәт… Ни өчен без кемнедер аерып алып ярата башлыйбыз икән? Синең мәхәббәтең турында беләсе килә…

Мәхәббәтне аңлатып булмый инде… Химия диләр бит. Менә мин хатыным Лилияне бер күрүдә хыялымдагы кыз икәнен аңладым. Күзләре, бөтен җире мин уйлаганча, минемчә иде. 15 яшьләрдә чакта гаиләм нинди булыр икән, дип, хатынымны күз алдына китерергә тырышып, хыялланып йөри башлаганымны хәтерлим. Безнең әти белән әни аерылыштылар, тату яшәмәделәр. Шуңа күрәдер инде гаиләмне бик матур итеп күз алдына китерә идем, ике балабыз була дип, аларны ничек бергә, әйбәт тәрбияләп үстерүләребезне уйларга ярата идем. Менә шулай 20 яшьтә таныштык. 22 дә өйләнештек. Ике балабыз бар. Инде кызыбыз Әдилә безне әби белән бабай итте. Улыбыз Кәрим әле мәктәптә укый. Билгеләре бик яхшы әлегә.

Синең премьераларны карап баралармы, хатының киңәшләр бирәме?

– Карыйлар. Минем иҗатым аңа ошый. Мактый. Нәрсәдер ошамаса, мин бит үземне үзем ашыйм, иҗади процессларны аларга әйтмим.

Остазларыңны да телгә алыйк. Марсель абый вафатын ничек кичердең?

Сәхнәдә дә, тормышта да Марсель абый белән Фәрит Рәфкатовичның йогынтысы көчле булды. 90 нчы еллар башында алар икесе аңлаттылар инде: кем син, ни өчен килдең, кыйблаң кайда, кая барырга тиешсең, артист нинди булырга тиеш, маякларны күрсәттеләр. Маяковскийга ошатып әйтсәң: Марсель абый дигәч – театр, театр дигәч Марсель абый күз алдында. Ул инде шундый шәхес. Ул киткәч, нишләрбез инде без, дип, әтисез калган кебек булган идек. Әмма дә ләкин тормыш бара. Хәзер Фәрит Бикчәнтәев чоры. Без инде ансыз күз алдына китерә алмыйбыз театрны да, үзебезне дә. Ул бит гел бергә эшләгәч, режиссер белән артист бер тандемга әйләнә, аңа синең бөтен тормышың бәйләнә, аннан башка мин кем дисең…

Шәхес дигән төшенчә бар. Кем ул синеңчә? Яшькә карыймы ул? Аның тирә-юньгә тәэсире бармы? Шәхесне ничек тәрбияләргә? Үзеңне шәхес итеп сизәсеңме?

Шәхес ул, минемчә, безнең тормышыбызда, сәнгатьтәме, фәндәме яки башка өлкәдә эшләре белән нәрсәнедер үзгәртергә, башка бер юнәлеш күрсәтергә, тарихи борылышлар ясарга сәләтле кеше. Шәхесләрнең фаҗигале язмышлылары да, бәхетлеләре дә бар. Гитлер бар, Сталин бар. 15 яшьтә әле шәхес булмый. Бик зур талантлы тоелган бала да, үскәч, гап-гади булып калырга мөмкин. Шәхес эше белән күренә. Яшьләр дигәндә менә безнең режиссер Айдар Җаббаров – ул шәхес, чөнки аның «Тормышмы бу?» спектаклендә үзенә бер яңа юнәлеш, яңача күрү, үзеңнең сүзеңне, карашыңны әйтү бар. Әлбәттә, киләчәк күрсәтер – зур шәхесме ул, түгелме. Ә үзем турында берни әйтә алмыйм. Берәр нәрсәгә үзгәреш, йогынты ясый алсам, димәк, шәхестер. Ә шәхес булу – ул, минемчә, өстән, Алладан гына бирелә.

Үзең булып калу, үзеңә хыянәт итмәү, үзеңне югалтмау… Боларны ничек аңлыйсың?

Тормыш үзгәрә, кеше үзгәрә, карашлар да үзгәрә. Ул гел бертөрле генә булып кала алмый бит инде. Гаиләдәге кебек компромисслар да була.

Камиллеккә омтылу сиңа хасмы?

Эшемдә мин, әлбәттә, заман белән бергә атларга омтылам, формада булырга, режиссер өчен, коллегалар өчен кызыклы булып калырга, шуны гел исбатлап торырга, күп укырга, әйтик… Ә тормышта мин ялкаурак, аны уйламыйм бугай…

Сәнгатьнең тагын нинди төрләренә баш иясең, нәрсә укыйсың?

Кинематограф белән кызыксынам – бик яратам яхшы фильмнар карарга, телевизор карамыйм хәзер. Мин менә Фәрит абый укыган нәрсәләрне укып барырга тырышам. Әле Гүзәл Яхинаның «Дети мои» дигән яңа китабын укыдык, бәхәсләшәбез дә.

Иҗат кешеләре арасында көнчелек бар дип санала. Сәхнәдәшенең уңышына ихлас шатланган артист бармы?

Бар, менә мин!

Тормышның, Тукаебыз әйтмешли, «җайсыз, уңайсыз» вакытларында, эч пошу, борчу-күңелсезлекләрдән сиңа нәрсә дәва?

Гаиләм.

Катнаш никахларга мөнәсәбәтең? Рус кызына гашыйк булган булсаң, нишләр идең? Йә улың башка дин кызын яратса?

Бәлки өйләнер идем. Әмма тора-бара ни булыр иде? Тормыш шуны күрсәтә, минем танышларым арасында да яши-яши аерылганнар күп. Безнең киявебез, Аллага шөкер, татар, малайны да татар кызына өйләндерербез дип торабыз. Андый-мондый булса, ничек тә туры юлга кертербез…

Сине нәрсә дә булса чыгырдан чыгарамы?

Наданлык.

Тылсым таягыннан ни сорар идең?

Минем әнием бик яшьли китте. Менә аны кире кайтарып, тормышын үзгәртер идем, картайганчы яшәтер идем. Бөтен туганарыма сәламәтлек өләшеп чыгар идем…

Күктән сиңа 100 миллион төшсә, нишлисең?

Малаемның укуына, яшәешенә салыр идем аны, оныкларга. Ул бит бер караганда күп тә түгел. Мин үзем акча тота белмим – иртәгә үк 30 миллионын туздырыр идем – ашап-эчеп, дусларга биреп, хәерчеләргә таратып, бүләкләр алып!

Күзеңә яшь килерлек хисләр, сентиментальлек хасмы сиңа?

Бик! Берәр күңелгә тигән җыр ишетсәм… әни искә төшсә… Ә менә фашистларның җәберләүләре, ату-асулары кебек фильмнарны хәтта карый алмыйм.

Милләт телсез калмас өчен нишлик? Балаларың татарча сөйләшәме?

Кызым бик әйбәт сөйләшә. Улыбыз да әкренләп шомарыр дим. Әгәр милләт өчен тел мөһим икән – аны милләт үзе кайгырта башлый. Бирешмәбез, татар бетмәс дип уйлыйм, сәясәт нинди генә булмасын, җитәкчеләр моны аңлап, кискенләштермичә, җай белән эш алып баралар, бәлки без аны сизеп тә бетермибез. Милләт тырыш. Театрларга да бик тырышырга кирәк. Хәзер мине бик борчыган нәрсә шул – кайбер татар театрларында балалар өчен спектакльләрне русча уйный башладылар. Имеш, татар балалары аз. Алар бит инде үскәч тә, татар театрына йөрмәс, рус театрына барыр. Без кемнәргә уйнарбыз?..

100 еллап элек яшәгән берәр бөек белән очрашып, сөйләшергә мөмкин булса, кемне сайлар идең? Кариевнымы?

Әйе! Менә бу бөек шәхесләр инде! Татарча театр рөхсәт ителмәгән шул заманда, күпме каршылыклар аркылы, ач килеш?! Ничек булган бу? Волжская ничек курыкмаган ул!? Менә шуларны сорашып утырыр идем, чәйләр эчеп…

Тарихта нинди сүзләр белән калыр идең, ничек язуларын теләр идең?

«Менә бу кеше бик әйбәт артист иде, татар театрының якты йолдызларыннан берсе иде» дип! (шаркылдап көлә). Үлгәч барыбердер инде ул, миңа бу мөһим эш түгел. Җәмгыятькә кирәк булса гына…

Луара ШАКИРҖАН

«ТАТАРЛАР» газетасы

июль(2) 2019 ел

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*