tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Россия журналистлары Казанда тәҗрибә уртаклаша
Россия журналистлары Казанда тәҗрибә уртаклаша

Россия журналистлары Казанда тәҗрибә уртаклаша

19 июнь көнне, Казанда V Төбәк һәм милли массакүләм мәгълүмат чаралары форумы башланды. Ул 21 июньгә кадәр дәвам итәчәк.

Форумның төп максаты – милли һәм Россия төбәкләрендә нәшер ителә торган басмаларның хәзерге халәте һәм үсеш перспективалары турында фикер алышу, тәҗрибә уртаклашу.

Пленар утырышта Матбугат һәм гаммәви коммуникацияләрнең федераль агентлыгы вәкилләре, Этникара журналистика гильдиясе, Росия журналистлар берлеге, матбугат ведомстволары җитәкчеләре, Россиянең 30 субъектыннан төбәк, өлкә, районнарда чыга торган махсус һәм милли басмалар, телерадиокомпания, мәгълүмат агентлыкларыннан вәкилләр катнаша.

Казандагы форум – Әстерхан, Белгород, Иркутск, Кострома, Ленинград, Түбән Новгород, Липецк, Оренбур, Самар, Тверь, Чиләбе, Ульян, Төмән өлкәләре, Башкортстан, Коми, Бурятия, Дагыстан, Марий Эл, Удмуртия, Төньяк Осетия, Мордовия республикаларыннан, Краснодар, Приморье краеннан килгән матбугат вәкилләре өчен очрашу урынына әйләнде.

Журналистлар алдында Россия Федерациясенең Төбәкләрне үстерү министрлыгының Милләтара мөнәсәбәтләр өлкәсендә дәүләт сәясәте департаменты директоры А.В.Журовский, «Этникара журналистика гильдиясе» төбәкара иҗтимагый оешмасы президенты М.Л.Лянге чыгыш ясаячак.

Шулай ук, 20 июнь көнне «Многоликая Россия» VII Россиякүләм журналистлар конкурсы җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы үтәчәк.

Бәйгегә илнең 52 төбәгеннән 700 хезмәт тәкъдим ителгән. Эшләрне Татарстан республикасы Дәүләт Советы рәисе урынбасары, Татарстан Республикасы Журналистлар берлеге җитәкчесе Римма Ратникова җитәкчелегендәге жюри әгъзалары бәяләде.

Белешмә өчен:
Форум быел бишенче тапкыр уздырыла. Моңа кадәр ул Төбәк һәм милли гаммәви мәгълүмат чаралары конгрессы исеме астында үтте.

I Конгресс Казанда 2005 елда булды. Ул вакытта анда Россиянең 40 төбәгеннән 150 делегат катнаша.

II Конгресста (2006 ел) беренче тапкыр “Многоликая Россия” журналистлар бәйгесе оештырыла. 2007 елда Төбәк һәм милли гаммәви мәгълүмат чаралары конгрессы кысаларында “Эфирда культура” V Россиякүләм телевизион фестиваль узды.

IV Конгресска 2010 елда Россиянең 40 төбәгеннән 250 вәкил килде. Пленар утырышта Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев катнашты. Форумда катнашучыларга Болгар һәм Свижскка экскурсияләр оештырылган иде.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*