tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Россиядә этномәдәни проектларны тормышка ашырган оешмаларга грантлар тапшырылачак
Россиядә этномәдәни проектларны тормышка ашырган оешмаларга грантлар тапшырылачак

Россиядә этномәдәни проектларны тормышка ашырган оешмаларга грантлар тапшырылачак

Россия төбәкләрендә этномәдәни проектларны гамәлгә ашыручы иҗтимагый оешмаларга Татарстан Республикасы хөкүмәте тарафыннан грантлар тапшырылачак. Оешмалар эшчәнлегенең төп шарты – гореф-гадәтләрне саклау, милли мәдәниятне үстерү.

Грантлар, Татарстан Республикасыннан тыш, Россия Федерациясе төбәкләрендә татар халкының милли мәдәниятен саклап калуга, үстерүгә юнәлдерелгән проектларны гамәлгә ашыру максатларында, иҗтимагый оешмаларга бирелә. Грантлар конкурс нигезендә Татарстан бюджетыннан субсидияләр формасында тапшырылачак.

Оештыручылар сүзләренчә, конкурста катнашкан оешмаларның төп максаты булып татар халкының мәдәни мирасын, телне, тарихны пропагандалау һәм яшь буыннарда татар мәдәниятенең этник тәңгәллеген формалаштыруда социаль, мәгълүмати, мәдәни, мәгариф, фәнни юнәлешләрдәге эшчәнлекне гамәлгә ашыру тора.

Түбәндәге оешмаларга грант бирелгән:

  1. Киров өлкәсенең Татар милли-мәдәни автономиясе
  2. Ульяновск өлкәсенең Татар милли-автономиясе
  3. Касыйм шәһәренең Татар милли-мәдәни автономиясе
  4. Новосибирск өлкәсенең Татар милли-мәдәни автономиясе
  5. Самара өлкәсенең Татар милли-мәдәни автономиясе
  6. Башкортстан Республикасының Татар милли-мәдәни автономиясе
  7. Марий Эл Республикасының Татар милли-мәдәни автономиясе
  8. Мәскәү өлкәсенең Татар милли-мәдәни автономиясе
  9. Удмуртия Республикасының Татар милли-мәдәни автономиясе
  10. Чувашия Республикасының Татар милли-мәдәни автономиясе
  11. Кемерово өлкәсенең Татар милли-мәдәни автономиясе
  12. Мәскәү шәһәренең Татар милли-мәдәни автономиясе
  13. Тверь өлкәсенең Татар милли-мәдәни автономиясе
  14. Түбән Новгород өлкәсенең Татар милли-мәдәни автономиясе
  15. Осмк өлкәсенең “Мәдәният” Татар милли-мәдәни автономиясе
  16. “Татар рухы” Магнитогорск шәһәренең “Татар рухы” Татар милли-мәдәни автономиясе
  17. Пенза өлкәсенең Татар милли-мәдәни автономиясе
  18. Сочи шәһәренең Татар милли-мәдәни автономиясе
  19. Башкортстанның “Якташлар” татар-башкорт мәдәни үзәге
  20. Мәскәү шәһәренең “Җиденче буын” яшьләр үзәге
  21. Томск шәһәренең Татар милли-мәдәни үзәге
  22. Чиләбе өлкәсе татар конгрессы
  23. Төмән өлкәсенең “Мирас” татар оешмасы
  24. Краснодар өлкәсенең “Булгар-К татар оешмасы”
  25. Башкортстан Республикасы татар конгрессы
  26. “Төмәнәк” татар иҗтимагый тарихи-мәдәни үзәге
  27. Удмуртия Республикасының татар иҗтимагый үзәге
  28. “Родные просторы” авылын комплекслы үстерү  үзәге
  29. Свердловск өлкәсенең татар конгрессы
  30. Бурятиянең Татар милли-мәдәни автономиясе.

fnkat.tatarstan.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*