enrutat
Баш бит / Рөстәм хәзрәт Хәйруллин: «Туган телебезне белү ваҗип, ягъни тиешле гамәл»
Рөстәм хәзрәт Хәйруллин: «Туган телебезне белү ваҗип, ягъни тиешле гамәл»

Рөстәм хәзрәт Хәйруллин: «Туган телебезне белү ваҗип, ягъни тиешле гамәл»

Кайберәүләр, диндә милләт юк, дип сөйләнергә ярата. Дөрес фикер түгел бу. Аллаһы Тәгалә Коръән китабында ачыктан-ачык, мин сезне төрле милләткә бүлдем, ди. Димәк, без Изге китапта язылганны берничек тә инкарь итә алмыйбыз. Без төрле милләт вәкилләре бер-беребездән аерылып торабыз.

Милләт булгач, синең телең, гореф-гадәтең, киенү үзенчәлегең, милли ризыгың үзгә, башкаларга ошамаган дигән сүз. Татар халкы шул үзенчәлеген саклап калмаса, башкалардан ничек аерылып торыр иде соң?! “Гаилә” мәчете имам-хатибы Рөстәм хәзрәт Хәйруллин безгә мәчетләрнең динне генә түгел, милләтне саклап калу, аны үстерү өчен дә шактый эшләр башкаруы турында сөйләде.

Аның сүзләренчә, дин – милләтне, милләт динне саклый.
– Татар халкында бөтен туганнар җыелышып Коръән ашларын үткәрү гадәте бар. Бик күркәм гадәт. Имамнар ул мәҗлесләрдә үз телебездә вәгазьләр сөйли. Татар халкы тормышында дин белән милләт гел янәшә, бергә булган. Дин тыелган заманда да яшьләргә яшереп булса да никах укыганнар, бала тугач, гакыйка корбаны чалу, исем кушу кебек гамәлләр милләт буларак сакланырга ярдәм иткән дә инде, – ди ул.

Диния нәзарәте 2020 елны Татарстанда Туган тел елы дип игълан итте. Мөфтият үзенең быелгы бөтен эшчәнлеген мәчетләрдә татар телле мохит булдыру, татар телен өйрәтү, татар рухи мирасын популярлаштыру, халыкта милли үзаңны тәрбияләү, милли үзенчәлекләрне саклап калу кебек максатларны исәпкә алып башкара. Күпләр телне саклау әти-әнидәнме, мәктәп, балалар бакчасыннан торамы дип бәхәсләшкән арада бу эшне мәчетләребез үз кулына алды.

Республиканың ике дистә мәчетендә татар теле курслары ачылды. “Гаилә” мәчетендә дә елына иллешәр кеше татар теле дәресләренә йөргән.
– Һәрбер кеше үзенең телен белергә тиеш. Туган телебезне белү ваҗип, ягъни тиешле гамәл булып тора. Мәчетебезгә татар теле курсларына йөргән бик күп шәкертләребез әби-бабасы, әти-әнисенең телен өйрәнергә дип килә. Җомга вәгазен аңлап бетермибез, телне яхшырак беләсебез килә дип әйтүчеләр дә бар. Читтә яшәп туган телен өйрәнергә мөмкинлеге булмаганнар да йөри. Араларында катнаш гаиләдә үскән яки катнаш гаилә корган рус милләте кешеләрен дә очратырга була. Телне өйрәнүгә ихтыяҗ бар. Мәчетләребезнең шушы җитди эшкә алынуының максаты – телне өйрәтүдәге бушлыкны тутыру, – ди Рөстәм хәзрәт.

“Гаилә” мәчете каршында “Адәм белән Һава” гаилә кору һәм саклау үзәге эшли. Үзәк гаилә проблемаларын хәл итү, шул максаттан үтемле чаралар үткәрү белән шөгыльләнә, боларга өстәп, таныштыру хезмәте дә күрсәтелә. Гаилә корырга җыенган яшьләр белән дә сөйләшүләр алып барыла.
– Мәчетнең исеме дә “Гаилә” булгач, гаилә кыйммәтләрен саклый торган бер үзәк кебек эшләргә тырышабыз. Элек әби-бабайлар, әти-әниләр балаларын гаилә тормышына әзерләүне зур бурыч итеп куйган. Хәзер исә мәктәптә яхшы уку, аның өчен репетитор яллау, студент итеп әзерләүгә генә басым ясыйлар. Гаилә тормышына өйрәтү турында онытып җибәрәләр. Шул вазифаны да үз өстебезгә алуны бурыч итеп куйдык, – ди хәзрәт.

Мәчеттә җомга вәгазьләре татарча һәм гарәпчә уза. Телне аңламаучылар өчен Ютуб каналына вәгазьнең русчасын да әзерләп эләләр икән. “Гаилә” мәчете “Сөембикә энеләре һәм сеңелләре” конкурсы, “Нәселебез шәҗәрәсе”, “Васыятьнамә – киләсе буыннарга әйтер сүз” бәйгеләре, төрле конференцияләр, түгәрәк өстәлләр дә уздыра. Әлеге чараларның да үз максаты бар. Шәҗәрә төзеп килгән балалар бәйгегә әзерләнгәндә нәселендәге әби-бабайлар, якын кардәшләре турында белә, алар белән горурланырлык фактлар белән таныша, безгә дә шулар турында сөенеп сөйлиләр, ди Рөстәм хәзрәт.

Васыятнамә язу бәйгесе аерым игътибарга лаек. Аны матди мирасны бүлү генә түгел, нәсыйхәт формасында да язалар. Әби-бабайларның, әти-әниләрнең нәсыйхәтләре кемне битараф калдырыр иде икән. Ислам дине кушканча яшәгез, сабыр булыгыз, намазларыгызны укыгыз, безне догагыздан калдырмагыз һәм башка шундый күркәм эш-гамәлләргә өндәп язган нәсыйхәтләр һәркемнең күңеленә барып җитә.
– Гаилә таркалыр алдында тора икән, без хәзрәтләр дөрес киңәшләр биреп, вәгазьләп җибәрәбез. Бу сүзләрне әллә ничә тапкыр әйтсәк тә, үз әби-бабасы әйткән сүз барыбер үтемлерәк, аларның сөйләгәннәрен аудио яки видео форматта яздырып калган булсалар, тыңлавы да рәхәт. Әмма оныгының туган телендә сөйләшкән әбисенең сөйләгәннәрен аңлый алуы да мөһим, моның өчен исә телне балаларыңа да, оныкларыңа җиткерергә кирәк, – ди Рөстәм хәзрәт.

shahrikazan.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*