tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Рөстәм Миңнеханов Андрей Травников белән федераль Сабан туена әзерлек турында сөйләште
Рөстәм Миңнеханов Андрей Травников белән федераль Сабан туена әзерлек турында сөйләште

Рөстәм Миңнеханов Андрей Травников белән федераль Сабан туена әзерлек турында сөйләште

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Новосибирск өлкәсе губернаторы Андрей Травников белән федераль Сабан туена әзерлек турында сөйләште. Бу турыда Татарстан Президенты матбугат хезмәте хәбәр итә.
Рөстәм Миңнеханов, аерым алганда, Новосибирскига Сабантуйга барырга планлаштыруын хәбәр итте.

Татарстан Президенты Новосибирск өлкәсе җитәкчелегенә татар телен, биредә яшәүче татар халкының гореф-гадәтләрен һәм мәдәниятен саклап калуга күрсәткән игътибары өчен рәхмәт әйтте.

Очрашу «Казан ЭКСПО» мәйданчыгында булды, анда венчур форумы уза. Рөстәм Миңнеханов Казанны һәм «Казан ЭКСПО» Халыкара күргәзмә үзәген Россия Дәүләт Советының «Мәгариф һәм фән» юнәлеше буенча эшче төркеме утырышын уздыру урыны итеп сайлаулары өчен рәхмәт белдерде.

tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*