tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Рөстәм Миңнеханов: Без Татарстан белән Төркия арасындагы мөнәсәбәтләрне югары бәялибез һәм хезмәттәшлекне киңәйтүгә зур игътибар бирәбез
Рөстәм Миңнеханов: Без Татарстан белән Төркия арасындагы мөнәсәбәтләрне югары бәялибез һәм хезмәттәшлекне киңәйтүгә зур игътибар бирәбез

Рөстәм Миңнеханов: Без Татарстан белән Төркия арасындагы мөнәсәбәтләрне югары бәялибез һәм хезмәттәшлекне киңәйтүгә зур игътибар бирәбез

Без Татарстан белән Төркия арасындагы мөнәсәбәтләрне югары бәялибез һәм Россия Федерациясе белән Төркия Республикасы арасындагы дустанә элемтәләрне ныгытуга юнәлгән хезмәттәшлекне киңәйтүгә зур игътибар бирәбез. Бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Төркия Республикасы вәкилләре белән очрашуда хәбәр итте. Очрашу Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узды.

Искәртәбез, Төркия делегациясе составында – Көнчыгыш Анатолия экспортерлары ассоциациясе, Урта диңгез регионы экспортерлары ассоциациясе, «Сасу» компаниясе идарәсе (балык һәм диңгез продуктлары җитештерү), «Эрзурум» оешкан сәнәгать зонасы, Терлекчелек продукциясе экспортерлары берләшмәләре, «Гуней Сут» компаниясе идарәсе (соклар һәм сөт җитештерү), Урман продукциясе экспортерлары берләшмәләре, «Интертим» компаниясе идарәсе (агач эшләнмәләре һәм төргәк продукциясе җитештерү) вәкилләре һәм башкалар.

Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, бүген Төркия – Татарстанның төп тышкы икътисадый партнеры, моннан тыш, республика территориясендә чит ил капиталы катнашындагы предприятиеләр саны буенча Төркия беренче урында тора. Татарстан Республикасы Президенты сүзләренчә, республикага барлык инвестицияләрнең 25%ы Төркия бизнесына туры килә.

2011 елда Казанда Россия-Төркия хөкүмәтара комиссиясе утырышы узды (2011 елның марты), 2014 елда җәмәгатьчелекнең Россия-Төркия форумы уздырылды, Казанда югары дәрәҗәдә Россия-Төркия советы уздыру планлаштырыла, дип хәбәр итте Рөстәм Миңнеханов.

Быел март аенда Татарстанга – Төркия парламенты Рәисе визиты, апрель азагында Татарстан Республикасы делегациясенең Анкарага визиты көтелә, шулай ук Төркиянең Измир провинциясенә һәм башка регионнарына визитлар планлаштырыла.

Рөстәм Миңнеханов шулай ук «Алабуга» махсус икътисадый зонасы территориясендәге Төркия компанияләре эшчәнлеге турында сөйләде. Алабуга» МИЗда Төркия капиталы катнашында өч завод ачылачак.

Агросәнәгать комплексы, банк өлкәсе, туризм, медицина – бу һәм башка тармаклардагы барлык проектлар да безнең тарафтан ярдәмсез калмас, һәм без аларны алга җибәрү өчен актив эшләячәкбез, дип белдерде Татарстан Республикасы Президенты.

Ул шулай ук Төркия вәкилләренә Казан белән Стамбул арасында турыдан-туры авиарейслар оештырган («Төркия һава юллары») өчен рәхмәт белдерде.

Очрашу барышында яклар бизнесның яңа тармаклары – балык җитештерү, терлекчелек продукциясе җитештерү һәм башкалар турында җентекләп фикер алыштылар. Рөстәм Миңнеханов фикеренчә, бу уртак предприятиеләр яисә тулысынча Төркия капиталы булган предприятиеләр рәвешендә гамәлгә ашырылырга мөмкин. Россия базары зур, диде ул, һәм безгә хезмәттәшлегебезне үстерергә кирәк.

ТР Президенты Матбугат хезмәте

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*