tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Рөстәм Миңнеханов Бөек Ватан сугышы Музей-мемориалының яңа экспозициясе белән танышты
Рөстәм Миңнеханов Бөек Ватан сугышы Музей-мемориалының яңа экспозициясе белән танышты

Рөстәм Миңнеханов Бөек Ватан сугышы Музей-мемориалының яңа экспозициясе белән танышты

19 март көнне Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов 1941-1945 еллар Бөек Ватан сугышы Музей-мемориалының яңа экспозициясе белән танышты.

Чарада Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, ТР Президенты ярдәмчесе Олеся Балтусова, ТР мәдәният министры Ирада Әюпова һәм башкалар катнашты.

Искәртәбез, 1941-1945 еллар Бөек Ватан сугышы Музей-мемориалының 2005 елда Җиңүнең 60 еллыгына ачылган һәм элеккеге Юнкер училищесы бинасында урнашкан (Казан Кремле архитектура ансамбленә керә).

Музей-мемориалда 400 кв.м. мәйданда яңа экспозиция булдырылган. Монда татарстанлыларның хәрби һәм хезмәт батырлыклары турында яңа материаллар, сугышта катнашучылардан һәм тыл хезмәтчәннәреннән, эзләнү оешмаларыннан алынган яңа экспонатлар урнаштырылган.

Яңа экспозиция 2020 елның 1 мартында ветераннар һәм эзләнү оешмалары, «ЮНАРМИЯ» бөтенроссия балалар һәм яшүсмерләр хәрби-патриотик иҗтимагый хәрәкәте вәкилләре һәм башкалар катнашында тәкъдир ителгән.

president.tatarstan.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*