tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Рөстәм Миңнеханов Бөтендөнья мөселман берләшмәләре советы рәисе белән очрашты
Рөстәм Миңнеханов Бөтендөнья мөселман берләшмәләре советы рәисе белән очрашты

Рөстәм Миңнеханов Бөтендөнья мөселман берләшмәләре советы рәисе белән очрашты

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Бөтендөнья мөселман берләшмәләре советы идарәсе рәисе Али Рашид Әл Нуайми белән очрашты. Бу хакта ТР Президенты матбугат хезмәте хәбәр итә.

Очрашу башында Рөстәм Миңнеханов кунакларны Берләшкән Гарәп Әмирлекләренең милли бәйрәме — Бәйсезлек көне белән котлады. Республика башлыгы Татарстанда һәм Россиядә рухиятне торгызу өчен кирәкле шартлар тудырылуын әйтте. Хәзер Татарстанда 1500гә якын мәчет эшли. Шулай ук мөселман мәгарифе өлкәсенә дә зур игътибар бирелә. Мәсәлән, 2017 елда Болгар ислам академиясе ачылды, ул инде Бөтендөнья мөселман берләшмәләре советы белән хезмәттәшлек итә.

Рөстәм Миңнеханов шулай ук «Россия — Ислам дөньясы» стратегик караш төркеме линиясе буенча да зур эш алып барылуын искәртте.

Татарстан Президенты дөньяда гомумкешелек кыйммәтләрен һәм рухи кыйммәтләрне ныгыту эшендә Бөтендөнья мөселман берләшмәләре советы белән нәтиҗәле хезмәттәшлекне алга таба да үстерүгә өметен белдерде.

Бөтендөнья мөселман берләшмәләре советы 2018 елда оештырылды. Штаб-фатиры Абу-Даби шәһәрендә урнашкан. Совет эшчәнлеге күп милләтле һәм күп мәдәниятле илләрдә яшәүче мөселманнарның милли һәм дини тәңгәллеген саклауда интеграцион процессларга ярдәм итүгә юнәлдерелгән. Совет составына 140тан артык илдән, шул исәптән Россиядән, сәяси, фәнни һәм дини җәмгыятьләрнең 550дән артык лидеры керә.

tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*