enrutat
Баш бит / Рөстәм Миңнеханов: «Газиз Татарстаным үсеше хакына мин барысын да эшләячәкмен»
Рөстәм Миңнеханов: «Газиз Татарстаным үсеше хакына мин барысын да эшләячәкмен»

Рөстәм Миңнеханов: «Газиз Татарстаным үсеше хакына мин барысын да эшләячәкмен»

2020 елның нинди вакыйгалар һәм дөньякүләм үзгәрешләр алып киләсен әле бер ел элек кенә күз алдына да китереп булмый иде. Пандемиянең  иминлек, сәламәтлек, тотрыклылык һәм икътисад турында безнең күзаллауларыбызны бөтенләй үзгәртәчәген алдан күреп булмады, билгеле.

Тик ул соңгы ярты ел эчендә шәхси ирек һәм хәрәкәт иреге дигән хәлиткеч төшенчәләргә бөтенләй башкача карарга мәҗбүр итте, сәламәтлек саклау һәм социаль тәэминат системасын тамырдан үзгәртте. Бу Россия яки безнең республикага гына түгел, бөтен дөньяга кагыла. Безгә хәзер бүгенге үзгәрешләрнең асылына төшенергә, киләчәктә үсешнең нигезе булырлык идеяләр уйлап табарга, республиканың көчле якларына таянырга  кирәк. Алар безгә, глобаль үзгәрешләргә карамастан, иртәгәсе көнгә ышанычлы план төзергә мөмкинлек бирәчәк.

Татарстан – уникаль төбәк, көч чыганагы. Без елгалар кушылган һәм сәүдә юллары кисешкән, тарихи һәм мәдәни үзенчәлекләр тоташкан урында яшибез. Төп көчебез дә төрле милләтләрнең бер урында тупланып тату яшәвендә, бер-беребезнең теле, мәдәнияте һәм гореф-гадәтләренә ихтирамлы булуыбызда. Әлбәттә, татар мәдәниятен саклау – Татарстанның аерым вазыйфасы ул. Бөтен дөнья татарлары безгә карый, безгә тартыла. Июль аенда минем бу хакта аерым мәкаләм дөнья күрде.  Шул ук вакытта Татарстан – руслар, чувашлар, марилар, удмуртлар һәм башка халыклар өчен дә туган йорт. Элек-электән биредә 173 милләт вәкиле яши.

Милләтара һәм динара татулык,  һәр халыкның милли үзенчәлеге һәм мәдәнияте үзара бәйләнеп яшәве нәтиҗәсендә, Татарстан  зур һәм бүленмәс Россиянең терәк төбәкләренең берсенә әйләнде. Бу – безнең үткәнебез дә, бүгенгебез дә, уңышлы киләчәгебезгә бердәнбер юл да. Бу безнең идеологиянең гаять мөһим өлеше.

Республиканың уңышлары нигезендә миллионлаган кешенең иҗади хезмәте ята, бу – тырыш хезмәт, ә тарихыбызның аерым чорларында исә батырларча хезмәт. Быел Казанга «Хезмәт батырлыгы шәһәре» исеме бирелде. Бу башкалабызны гына бүләкләү түгел, Татарстанның бар көчен Бөек Җиңү яулауга салган һәрбер кешесенең – Әтнә колхозчысының, Яшел Үзән һәм Чистай заводлары эшчесенең, Татарстанның көньяк-көнчыгышында нефть эзләүче геологның һәм башкаларның намуслы хезмәтен тану дигән сүз. Хезмәт сөючәнлек, фидакарьлек, йорт-җиреңне тәртиптә тоту, уртак бөтенлек хакына эшләү – безнең үзенчәлекле сыйфатларыбыз. Без ата-бабаларыбызның хезмәт батырлыгы белән горурланабыз, аларны үзебезнең рухи маягыбыз дип саныйбыз. Эшкә әзер булу – идеологиябезнең икенче юнәлеше.

Фидакарь хезмәт – көчле һәм тотрыклы икътисад нигезе. Татарстанның икътисади уңышлары ярдәмендә без инде күп еллар илнең алдынгы төбәкләренең берсе булып саналабыз. Әлеге уңышларыбыз безгә социаль-мәдәни инфраструктураны үстерергә, шәһәр мохитен камилләштерергә, халык алдындагы барлык бурычларны үтәргә, тормыш сыйфатын яхшыртырга мөмкинлек бирә. Бүгенге Татарстан – киләчәккә омтылучы республика.

Бездә киләчәк өчен бик күп эшләргә нигез салынган, зур проектлар гамәлгә ашырыла. Икътисад киңәйтелә. 10 ел эчендә без нефть эшкәртүне 2,2 тапкыр арттырдык, сәнәгатьнең  70 процентын эшкәртү тармагы алып тора. Шунысы да мөһим: нефть чыгару күләме, аны эшкәртү тирәнлеге эзлекле рәвештә үсә, өстәмә кыйммәте үзебездә булдырыла. Шул рәвешле Татарстан халкы эш урыннары белән тәэмин ителә, барлык дәрәҗәләрдәге бюджетларга керем арта.

Без актив рәвештә сәнәгатьне яңартабыз, машина төзелеше, IT тармаклары үсештә. Иннополис Россиядә югары технологияләр үстерү платформасына әйләнде. Сәнәгать-җитештерү тибындагы «Алабуга» махсус икътисади зонасы илдә иң яхшылардан санала. Чит ил инвесторларын иң нык җәлеп итә торган мәйданчык бу. Ә алар үз чиратында безгә технологияләр һәм капитал алып килә, яңа эш урыннары булдыра. Аеруча шуны ассызыклыйсым килә: Татарстан икътисады бүгенге көндә халыкка хезмәт итә. Икътисади уңышлар һәр кешенең тормышын имин һәм тотрыклы итә. Лидерлыкка омтылу, социаль һәм икътисади тотрыклылык – эшчәнлегебезне билгеләүче өченче юнәлеш.

Мин санап үткән өч идея бүген кабул ителә торган карарларның нигезен тәшкил итә. Тик миннән еш кына шәхсән нинди фикердә торуым, нинди идеологияне яклавым һәм шәхси сәяси плафтормам турында сорыйлар. Сайлау алды чоры әлеге сорауларга җавап бирү өчен иң кулай вакыттыр.

Бер яктан, мин һәрвакыт әйтә килдем: сәясәт минем өчен өстенлекле юнәлеш түгел. Сайлаучыларым һәм Россия Президенты Владимир Владимирович Путин миңа Татарстан белән идарә итүне ышанып тапшырдылар, мин Татарстан халкының, Татарстанның, гомумән, Россия Федерациясенең мәнфәгатьләрен кайгыртырга тиеш. Икенче яктан, сәяси тормыш сәясәттән һәм сәясәтчеләрдән башка була алмый, сайлаучыларга исә теге яки бу карарларның нинди үлчәмнәргә, нинди принципларга нигезләнеп кабул ителүе аңлаешлы булырга тиеш.

Барыннан да элек шуны билгеләп үтү зарур: көндәлек эштә мин үзем дә, безнең бөтен команда да сәяси карашлардан бигрәк әхлакый принциплардан чыгып эш итәргә тырышабыз.  Чөнки без бер үк вакытта халык ягында да, дәүләт мәнфәгатьләре сагында да булырга тиеш. Һәм бу очракта әхлакый принциплар гына баланс сакларга ярдәм итә.

Җавап та таләп ителмәгән сораулар бар: без эшләүче кешеләрнең, пенсионерларның, яшьләрнең мәнфәгатьләрен якларга тиешме? Һичшиксез, тиеш! Тормышта авыр хәлдә калганнарга булышырга тиешме? Әлбәттә, тиеш! Бу җавапларны кемнәрдер сул идеология дип тә санарга мөмкин. Әмма без бизнесның, товар җитештерүчеләрнең, эшмәкәрләрнең мәнфәгатьләрен дә, кешеләрнең шәхси милеккә хокукын да шул ук дәрәҗәдә якларга, ярдәм күрсәтергә тиешбез. Бүгенге вазгыятьтә бу аеруча мөһим. Кемдер моны уң-уртачыл караш дип әйтер. Әмма мин моны бер үк вакытта җәмгыятьнең дә, дәүләтнең дә мәнфәгатьләрен исәпкә алучы төпле караш дияр идем. Нинди идеология тарафдары булуым турындагы сорауга җавабым шул.

Дәүләт кешегә медицина ярдәменнән файдалану хокукы бирергә, авырган очракта һәркемне кирәкле әйберләр белән тәэмин итәргә тиешме? Берсүзсез, тиеш. Без шуның өчен сәламәтлек саклау системасын камилләштерәбез,  яңа поликлиника һәм хастаханәләр, фельдшер-акушерлык пунктлары төзибез, ашыгыч ярдәм машиналары сатып алабыз. Болар шулай ук халык алдындагы социаль бурычларыбыз да, кемдер әйтмешли, сул караш та. Ә һәр кеше үзе өчен җаваплылыкны үз өстенә алырга, үз сәламәтлеген кайгыртырга, ныгытырга тиешме? Мин һичшиксез тиеш дип саныйм. Татарстан халкының яртысыннан артыгы даими рәвештә спорт белән шөгыльләнә башлады инде. Бу нисбәттән мин уң карашларны шулай ук хуплыйм. Менә шундый балансны саклаганда гына җәмгыять уңышка ирешә, тормыш иминлеге тәэмин ителә, гомер озынлыгы арта.

Бюджетка керемне арттыру өчен без икътисадны үстерүгә, эшмәкәрлеккә һәм шәхси башлангычларга ярдәм итүгә аерым игътибар бирергә тиешбез. Бу – минем программада уң юнәлеш. Беренчедән, ул хезмәт хакын арттырырга ярдәм итә, икенчедән, инфраструктура һәм төзелеш проектларын тормышка ашырырга, шулай ук авыр хәлдә калган бөтен кешегә адреслы ярдәм күрсәтергә мөмкинлек бирә. Мин моны безнең эшебезнең аерылгысыз өлеше, бурычыбыз дип саныйм.

Без әйләнә-тирә мохитне сакларга, халыкның саф һава сулау, чиста су эчү хокукын якларга тиешме? Әлбәттә, тиеш. Биредә инде уңга-сулга бүленү юк. Табигать байлар һәм ярлылар арасында бүленми, без барыбыз да бер үк һаваны сулыйбыз, республикабызны киләчәк буыннар өчен саклыйбыз. Шул ук вакытта без бизнес вәкилләренең экология нормаларын катгый үтәвен тәэмин итәргә тиеш. Юкса эшмәкәрлеккә ярдәм итүнең әхлакый нигезе югала.

Нәкъ менә шул рәвешле: балансны саклап, Татарстанда яшәүче барча кешенең мәнфәгатьләрен исәпкә алып, без уңышларга ирешәбез, республиканы үстерәбез. Әмма бу уңыш һәрберебездән даими хезмәт һәм көч куюны таләп итә. Нәкъ мәгълүм бер әсәрдәге кебек: бер урында тору өчен генә дә җан-фәрманга чабарга кирәк, ә кая да булса барып җитү өчен кимендә ике тапкыр тизрәк йөгерү мөһим! Киләчәгебез ышанычлы булсын өчен, без инде бүген үк булдыра алганнан ике тапкыр артыграк эшләргә тиешбез.

Соңгы айлар шуны күрсәтте: дөнья икътисадында алдан фаразлау  мөмкин булмаган яңа тетрәнүләр килеп чыгарга мөмкин. Җитештерүче, хезмәт күрсәтүче, сәүдә итүче меңнәрчә компания мәҗбүри туктап торуны яки ихтыяҗ кимүне күтәрә алмады. Без башкарылган эшләрне җентекләп тикшерергә һәм системалы эшмәкәрлеккә дә, республика шәһәрләренең һәм районнарының тормыш-көнкүреше системасында мөһим өлеш булган кече предприятиеләргә дә турыдан-туры ярдәм итүнең гамәли юлларын әзерләргә тиеш. Дәүләттән бу юнәлештә ашыгыч ярдәм шактый булды, ләкин хәзер безгә узган чорга бәя бирү, күрелгән бөтен чараларның нәтиҗәлелеген тикшерү һәм алга таба да ашыгыч карарлар кабул итәргә әзер булу шарт.

Заман нинди генә катлаулы булса да, без бөтен халык өчен мөмкинлекләр республикасы булып калырга тиеш. Без күп нәрсәгә ирештек: бездә мәгариф тармагы яхшы, югары мәктәпне халыкара системаның бер өлеше буларак үстерәбез, бездә әһәмиятле инновация үзәкләре төзелә, эшләүче яшьләр өчен ресурс үзәкләре челтәрен булдырдык. Бездә уникаль  хезмәткәрләр, сирәк һөнәр ияләре бар, без бөтен дөньяга ачык. Татарстанда бик зур форумнар һәм бәйгеләр уздырыла. Без иң яхшы тәҗрибәләрне үзләштерәбез, инновацияләрне төрле яклап уйлап кулланабыз. Татарстан еш кына яңа идеяләр, технологияләр, законнарны сынап карау мәйданына әверелә. Без кыю, әмма кешеләрнең тормышын яхшыртырлык аңлы тәҗрибәләргә әзер. Яңалыкларга әзер булу безгә һәрвакыт башкалардан «тизрәк йөгерергә» мөмкинлек бирде. Бу Татарстанның мөмкинлекләр территориясе буларак сәясәтенең бер өлеше: төрле тәҗрибәләргә, кыенлыкларны җиңәргә әзер булганда гына яңа, өметле һәм уңышлы проектлар туа.

Без – көндәшлеккә сәләтле республика, без – яшьләрне җәлеп итү ноктасы. Биредә яшәү һәм эшләү дәрәҗәле санала. Татарстанда елгалар һәм бөек сәүдә юллары гына да кисешми, без әле инвестицияләр, иң яхшы тәҗрибәләрне дә җәлеп итәбез. Бу киләчәктә дә шулай булырга тиеш.

Үсеш югарырак булган саен, өметләр дә зуррак. Безгә кайчак үзебез өчен авыррак таләпләр  дә куела. Бу тормышның күп кенә якларына кагыла. Һәм бу гадел дә. Димәк, без ачык һәм намуслы булырга, остарак һәм нәтиҗәлерәк эшләргә тиеш. Безнең һәрберебездән шуны көтәләр, Татарстанның уңышлы киләчәгенең мәҗбүри шарты да шул.

Киләчәк өчен тагын бер мөһим шарт – сәламәтлекнең кыйммәтен яңача аңлау. Сәламәтлек саклау системасы үз эченә сәламәтлекне алдан ук кайгыртуны алырга тиеш. Безнең өчен мәҗбүри формула өч юнәлеш берлегеннән килеп чыга: һәркем файдалана алырлык беренчел медицина ярдәме, заманча югары технологияле медицина ярдәме һәм һәркемнең үз сәламәтлегенә сакчыл мөнәсәбәте. Соңгы биш ай эчендә мин медицина хезмәткәрләре белән моңарчы булмаганча еш очраштым, хастаханәләрдә булдым, бөтен сәламәтлек саклау системасы эшен контрольдә тоттым. Пандемия вакытындагы авыр хезмәтләре өчен табибларга һәм медицина хезмәткәрләренә олы рәхмәтебезне сүз белән генә җиткерү кыен. Безгә сәламәтлек яңа мәгънәдә ачылды – моны барыбыз да аңлый. Без җәмгыять сәламәтлеге һәм тотрыклык, икътисади һәм социаль иминлек арасында катгый һәм турыдан-туры бәйләнешне күрдек. Моңа хәтле аңа зур игътибар булмаган иде. Шуңа күрә сәламәтлекне саклау, сәламәт яшәү рәвешен популярлаштыру һәм сәламәтлек саклауның нәтиҗәле системасын булдыру иң мөһим өстенлекле бурычларның берсе булып тора.

Республикабызның уңышлы киләчәге менә шулай күзаллана. Аның нигезендә гореф-гадәтләр, сәламәтлек, кайгыртучанлык, һәрдаим камилләшү, хезмәт һәм хөрмәт ята. Үзебез билгеләгән максатларга туры киләбез дип әйтер өчен безгә һәм киләчәк буыннарга әле бик озын юл үтәргә туры киләчәк. Икътисадны, сәяси системаны, иҗтимагый мөнәсәбәтләрне камилләштерү юлында шуны истә тотарга кирәк: безнең юнәлеш күрсәтүче маягыбыз бар. Ул – безнең мәдәни мирасыбыз, рухи-әхлакый хәзинәләребез һәм гореф-гадәтләребез.

Минем нинди карашта булуым, нинди идеологияне яклавым турында сорауга җавабым менә шуннан гыйбарәт.

Бу – минем республикам. Мин бу җирдә тууым һәм шушы җирдә кеше булуым белән горурланам. Шөкер, көчем җитәрлек, үз җирем, газиз Татарстаным үсеше хакына мин барысын да эшләячәкмен.

vatantat.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*