tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Рөстәм Миңнеханов, Минтимер Шәймиев ТР тарих һәм мәдәният һәйкәлләрен торгызу фондында күргәзмә ачылышында катнашты
Рөстәм Миңнеханов, Минтимер Шәймиев ТР тарих һәм мәдәният һәйкәлләрен торгызу фондында күргәзмә ачылышында катнашты

Рөстәм Миңнеханов, Минтимер Шәймиев ТР тарих һәм мәдәният һәйкәлләрен торгызу фондында күргәзмә ачылышында катнашты

Бүген «Казан Кремле» дәүләт тарихи-архитектур һәм сәнгать музей-тыюлыгының «Манеж» күргәзмә залында Татарстан Республикасы Тарихи һәм мәдәни һәйкәлләрне торгызу фондының 10 еллыгына багышланган күргәзмә ачылды.

Чарада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев катнашты.

Искәртәбез, «Яңарыш» республика фонды 2010 елның 17 февралендә Татарстан Республикасы Президенты Указы нигезендә оештырылган иде. Фондның Попечительләр советын Татарстан Республикасының беренче Президенты Минтимер Шәймиев җитәкләде.

Татарстанның мирас объектларында торгызу эшләре алып бару нәтиҗәсендә, Болгар тарихи-археология комплексы, Успенья соборы һәм Свияжск утрау-шәһәрчеге монастыре ЮНЕСКОның Бөтендөнья мирасы исемлегенә кертелделәр. Моннан тыш, Фонд акчаларына 2017 елда Татарстанда Болгар ислам академиясе төзелде. Болгарда бу югары дини уку йорты Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов инициативы белән корылды һәм Россия Президенты Владимир Путин тарафыннан хупланды.

Хәзерге вакытта «Яңарыш» фонды тарафыннан Казанда Мәрьям-ана Казан иконасы соборы  торгызыла.

2019 елның февраленнән «Яңарыш» республика фонды, Россия Федерациясе Мәгариф министрлыгы ярдәме белән, Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы белән берлектә, республикада күп телле мәгариф комплексларын булдыру проектын гамәлгә ашыра башлады.

«Бүген «Яңарыш» фондыбызга 10 ел, – диде Рөстәм Миңнеханов чыгышында. – 10 ел эчендә гаять зур эш башкарылды. Шул вакыт эчендә ике объект торгызылды һәм бөтендөньяга танылды (Болгар тарихи-археология комплексы, Успенья соборы һәм Свияжск утрау-шәһәрчеге монастыре ЮНЕСКОның Бөтендөнья мирасы исемлегенә кертелделәр)».

Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, шуның нәтиҗәсендә зур тәҗрибә тупланды: «Минемчә, күп кенә мәсьәләләр буенча без Россиядә уникаль тәҗрибәгә, белгечлеккә ирештек. Болар бар да фәнни нигезгә куелды. Бүген күп кенә илләр ниндидер тарихи вакыйгалар һәм һәйкәлләр эзлиләр, безгә эзләп торасы да юк – тагын күп кызыклы нәрсәләр бар әле. «Яңарыш» фонды тарихи һәйкәлләр, мәдәният һәм объектларны саклап калу белән ничек эш итәргә икәнлекне күрсәтте безгә. Һәм бүген «Яңарыш» фонды, киләчәккә йөз тотып, күп телле мәгариф комплексларын булдыру проектын гамәлгә ашыра. Бу эштә катнашкан һәр кешегә чиксез рәхмәтләребез».

Рөстәм Миңнеханов ассызыклаганча, бүгенге экспозиция «Яңарыш» фонды эшчәнлегенә кертелгән зур хезмәтне күрсәтә.

president.tatar.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*