tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Рөстәм Миңнеханов Нурлатта Халыклар дуслыгы йортын ачты
Рөстәм Миңнеханов Нурлатта Халыклар дуслыгы йортын ачты

Рөстәм Миңнеханов Нурлатта Халыклар дуслыгы йортын ачты

27 июнь көнне, Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов Нурлат муниципаль районына эш сәфәре кылды.

Нурлат шәһәренә килүгә, Рөстәм Миңнеханов Халыклар дуслыгы йортын ачу тантанасында катнашты. ТР Президенты вазифаларын вакытлыча башкаручыны ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, ТР мәдәният министры Айрат Сибагатуллин, Нурлат муниципаль районы башлыгы Равил Кузюров һәм башкалар озата йөрде.

Халыклар дуслыгы йорты элеккеге клуб бинасында урнашкан. Беренче катта – 252 урынлык тамаша залы, спортзал һәм психологик ярдәм үзәге. Яңа объектта Бөтендөнья татар конгрессы, Чуваш милли-мәдәни җәмгыяте, Нурлат рус милли-мәдәни берләшмәсе вәкиллеге, үзбәк һәм таҗик диаспоралары үзәкләре үз эшчәнлеген башкарачак. Шулай ук монда чечен сугышы һәм Әфган хәрби низагы ветераннарының иҗтимагый оешмалары эшли. Безнең республика күп милләтле, күп конфессияле, дип билгеләп үтте Рөстәм Миңнеханов чыгышында. “Тынычлык, татулык һәм тотрыклылык безгә яшәргә һәм үсәргә ярдәм итә. Бүген безнең алты Халыклар дуслыгы йортыбыз бар, ә быел тагын ике шундый комплекс ачарга җыенабыз. Бу уңайдан Фәрит Мөхәммәтшинның тырышлыгы зур. Бу аның җитәкчелегендә уза һәм без һәрвакыт ул әйткәннәргә колак салабыз”, – диде ул.

Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, әлеге комплексны ачу һәр милләтнең үзенчәлеген саклап калырга мөмкинлек бирәчәк. Без һәрвакыт барлык милләтләрнең гореф-гадәтләрен хөрмәт иттек, бу комплекслар югары дәүләт дәрәҗәсендә шушыларны гамәлгә ашырырга ярдәм итәчәк, диде Татарстан Республикасы Президенты вазифаларын вакытлыча башкаручы.

Р.Миңнеханов Халыклар дуслыгы йорты директорына 1 млн сумга  сертификат тапшырды. Шуннан соң ул бинаны карап чыкты, милли җәмгыятьләр бүлмәләрендә булды. Татарстан лидеры күргәннәре белән канәгать калды һәм  биредә эш өчен һәм милли бәйрәмнәр уздыру өчен бөтен шартлар тудырылуын билгеләп үтте.

http://tat.tatar-inform.ru/

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*