tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Рөстәм Миңнеханов Питрау бәйрәме белән котлады
Рөстәм Миңнеханов Питрау бәйрәме белән котлады

Рөстәм Миңнеханов Питрау бәйрәме белән котлады

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Питрау республика керәшен мәдәнияте бәйрәмен уздыру уңаеннан татарстанлыларга мөрәҗәгать итте.

– Кадерле дуслар!

Сезне үзенчәлекле, күңелле милли бәйрәм – Питрау уңаеннан ихлас күңелдән тәбрик итәм.
Берничә дистә ел элек кунакчыл Мамадыш якларында элеккеге бар ямен саклап яңадан тергезелгән Питрау хәзер – күпмилләтле, дус-тату республикабызда ел саен уздырыла торган мәшһүр мәдәни тантана.
Аның «чәчәк бәйрәме» дигән матур исеме һәм кабатланмас рухы, эчкерсез шаянлыгы, сый-хөрмәте, юмартлыгы, бәйге-җиңүләргә җилкендерүе һәркемне сокландыра. Керәшеннәрнең аеруча олылаган изгеләре – апостоллар Петр белән Павел истәлегенә багышланган, риваятьләргә нигезләнгән бу бәйрәм, күптән инде чиркәү календарендәге вакыйга кысаларыннан чыгып, Татарстан халкының уртак мәдәни хәзинәсенә әйләнде.

Питрау – гасырлар дәвамында традицияләргә тугрылык, ата-бабалар мәдәниятенә һәм дин-иманына олы хөрмәт күрсәтү үрнәге. Аны халыкка кайтаруда зур роль уйнаган Татарстан Республикасы керәшеннәр иҗтимагый оешмасының Мамадыш районы җитәкчелеге белән бәрәкәтле хезмәттәшлеге нәтиҗәсендә бәйрәм хәзер гүзәл табигатьле Җөри авылында һәр елны гөрләп уза.

Быел онлайн-форматта үткәрелә торган Питрау үзенә генә хас аһәңен һәм якты рухын саклап калу өстенә, программасын һәм мәйданын тагын да киңәйтер, тагын да күбрәк халыкны җәлеп итәр дип ышанам.
Керәшен авылларында борынгы күркәм йола – Питрауда төн ката «кояшны сагалау», бергәләп таң аттыру, яңа көнне каршылау гадәте бар. Шул рәвешчә, дуслык кояшы да, яшәү дәрте өстәп, һәрчак күгебездә балкысын!

Сезгә һәм якыннарыгызга бәхет, сәламәтлек, игелек һәм иминлек телим!- диелгән котлауда.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*