tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Рөстәм Миңнеханов: Санкт-Петербургның татар җәмәгатьчелеге Татарстан белән мөнәсәбәтләрне ныгытырлык зур эш башкара
Рөстәм Миңнеханов: Санкт-Петербургның татар җәмәгатьчелеге Татарстан белән мөнәсәбәтләрне ныгытырлык зур эш башкара

Рөстәм Миңнеханов: Санкт-Петербургның татар җәмәгатьчелеге Татарстан белән мөнәсәбәтләрне ныгытырлык зур эш башкара

Санкт-Петербургның татар җәмәгатьчелеге Татарстан белән мөнәсәбәтләрне ныгытырлык зур эш башкара. Бу хакта Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов 18 июньдә Санкт-Петербург һәм Ленинград өлкәсе активы белән очрашуда хәбәр итте.

Очрашу «Амбассадор» кунакханәсе залында узды.

Очрашуда катнашучыларны сәламләп, Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, үз халкыңның мәдәниятен, милли үзенчәлекләрен, туган телеңне саклап калу – татарларны бөтендөнья буйлап берләштерерлек максатлар. Ул искәрткәнчә, татарларның өчтән бере генә Татарстан Республикасы территориясендә яши, калганнары Россия регионнарына һәм башка илләргә таралган.

Безнең барыбызны да яраткан бәйрәмебез Сабантуй берләштерә, диде Рөстәм Миңнеханов, ул 100 елдан артык вакыт уздырыла һәм Россия Федерациясендә кеше иң күп килә торган бәйрәмнәрдән санала. Аерым алганда, быел Сабантуй гадәттәгечә Ленинград өлкәсенең Энколово авылында узды, бәйрәмнең мәртәбәле кунагы Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков булды.

Татарларны берләштерә торган мәдәни-тарихи багланышлар аерым роль уйный, болар – Бөтендөнья татар конгрессы һәм Татарларның милли-мәдәни федераль автономиясе, дип саный Рөстәм Миңнеханов.

Ул шулай ук искәрткәнчә, туган телне, милли мәдәниятне һәм гореф-гадәтләрне саклап калу өчен тәүлек буена «ТНВ-планета» телеканалы эшли, «Татар иле» порталы оештырылган. «Ана теле» онлайн-мәктәбе кысаларында бүген һәр теләгән кеше татар телен өйрәнә ала.

Мөһим бурычларның берсе – татарлар өчен бердәм мәгълүмат киңлеге булдыру, диде Рөстәм Миңнеханов.

Татарстан Республикасының Санкт-Петербургтагы һәм Ленинград өлкәсендәге даими вәкиле Ренат Вәлиуллин очрашуда катнашучыларны атап чыкты, шуннан соң теләгән кешеләр Санкт-Петербург татар җәмәгатьчелеге белән Татарстан Республикасы арасында хезмәттәшлекне үстерү буенча үз фикерләрен әйттеләр.

Татар җәмәгатьчелеге активы вәкилләре Татарстандагы вакыйгаларны даими күзәтеп баралар икән, регионны үзләренең тарихи ватаннары дип саныйлар. Алар Рөстәм Миңнехановка Санкт-Петербург татар җәмәгатьчелегенә күрсәткән аерым игътибары өчен рәхмәт белдерделәр. Алар фикеренчә, мондый очрашулар гадәткә керде, бу очрашулар татар җәмәгатьчелегенә үзләрен татар итеп тоярга ярдәм итә.

Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы аеруча тырышып эшләүче татар җәмәгатьчелеге вәкилләренә дәүләт бүләкләре тапшырды.

Очрашуда Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты рәисе беренче урынбасары Данис Шакиров та катнашты.

Белешмә өчен:

2010 елгы халык санын алу күрсәткечләре буенча Санкт-Петербургта – 30857 татар, Ленинград өлкәсендә 8693 татар яши.

ТР Президенты Матбугат хезмәте, Елена Бритвина.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*