tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Рөстәм Миңнеханов ТАССРның 100 еллыгына багышланган чараларга старт бирәчәк
Рөстәм Миңнеханов ТАССРның 100 еллыгына багышланган чараларга старт бирәчәк

Рөстәм Миңнеханов ТАССРның 100 еллыгына багышланган чараларга старт бирәчәк

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов алдагы пәнҗешәмбедә, 19 декабрьдә ТАССРның 100 еллыгына багышланган чараларга старт бирәчәк. Казан Кремленең рәсми вәкиле Лилия Галимова ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта шул хакта хәбәр итте.

«Киләсе атнада республикада ТАССРның 100 еллыгына багышланган чаралар башлана. «Казан Экспо» күргәзмә комплексындагы Илһам Шакиров исемендәге концерт залында тантаналы чаралар була. Биредә муниципаль берәмлекләрдән килгән делегацияләр, «Эшлекле партнерлар» Бөтендөнья татар конгрессы кунаклары, дәүләт һәм җәмәгать эшлеклеләре катнаша. Башта республика Президентының чыгышы көтелә, ул ТАССРның 100 еллыгына багышланган чараларга рәсми старт бирәчәк. Аннары концерт программасы каралган», – диде Галимова.

Юбилей елында Татарстанда Милли китапханәнең яңа бинасы файдалануга тапшырылачак, Зур Казан боҗрасы буенча машиналар хәрәкәте ачылачак, Казан «Яңа дулкын» музыкаль фестивален кабул итәчәк, дип искәрттеләр Казан Кремлендә.
«ТАССР 100 еллыгы – республика бәйрәме генә түгел, шунлыктан Мәскәү, Санкт-Петербург шәһәрләре, илнең башка төбәкләре, шулай ук ватандашларыбыз яшәгән чит илләрдә дә бәйрәм чаралары үткәрү планлаштырыла», – диде Галимова.

Динара Прокопьева

tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*