tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Рөстәм Миңнеханов: Татар белән башкорт бергә булырга тиеш
Рөстәм Миңнеханов: Татар белән башкорт бергә булырга тиеш

Рөстәм Миңнеханов: Татар белән башкорт бергә булырга тиеш

Бүген, Башкортстанда Татарстан көннәре кысаларында, Татарстан Республикасы Президенты Башкортстандагы татар иҗтимагый оешмалары вәкилләре белән очрашты. Очрашуда шулай ук Башкортстан Дәүләт Корылтае җитәкчесе Константин Толкачев, Башкорстан башлыгы администрациясе җитәкчесе Александр Сидякин һәм Татарстан вице-премьеры, Милли Шура рәисе Васил Шәйхразиев катнашты.

Рөстәм Миңнеханов иң элек әлеге чараның Башкортстанның 100 еллыгы уңаеннан уздырылуын искәртте. “Татарстанда ике миллион татар, Башкортстанда бер миллион татар бар. Башкорт белән татардан да якынрак халыклар юк. Татарстан да, Башкортстан да Россия күләмендә алдынгы регионнарның берсе. Безнең бернәрсәне дә бүлешәсебез юк. Без бер-беребезгә кирәк”, – диде Президент.

Президент татар һәм башкорт халыкларының киләчәге турында уйларга өндәде. “Бездән башка аны беркем уйламаячак. Безгә үз мәктәпләребезне булдырырга, динебезне сакларга кирәк”, – диде Миңнеханов.

Татарстан Президенты Башкортстан башлыгы вазифаларын вакытлыча башкаручы Радий Хәбировка татар халкы тарафыннан ышаныч белдерелергә тиеш, дип искәртте. “Ул ышанычны акларга тиеш. Татар белән башкорт бергә булырга тиеш”, – диде Миңнеханов. Ул үзара кадрлар алмашуны да телгә алды: Болгар ислам академиясенә Башкортстаннан Данияр Абдрахманов, ә Башкортстан җитәкчесе администрациясенә Татарстаннан Александр Сидякин килүен әйтте.

Татарстан Президенты Бөтендөнья татар конгрессын Башкорстандагы татарлар белән ныграк эшләргә өндәде.

  • 2010 елгы җанисәп буенча, Башкортстан халкының 25,4% – татарлар (29,5% – башкортлар). Башкортстанда унлап татар иҗтимагый оешмасы эшли, шул исәптән Бөтендөнья татар конгрессы бүлеге, Башкортостан республикасы татарларының милли-мәдәни автономиясе, Башкорстандагы татар авыллары ассоциациясе, “Ак калфак” татар хатын-кызлары оешмасының җирле бүлеге һ.б.

 

Алсу Исмәгыйлева

tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*