tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Рөстәм Миңнеханов татар эшмәкәрләренә: Бикләнеп утырырга ярамый, сәүдә базарын киңәйтегез

Рөстәм Миңнеханов татар эшмәкәрләренә: Бикләнеп утырырга ярамый, сәүдә базарын киңәйтегез

Татарстан Президенты эшмәкәрлекне үстерүнең яңа, заманча алымнарыннан файдаланырга киңәш итте. Бүген Рөстәм Миңнеханов катнашында «Алабуга» махсус икътисади зонасында татар эшмәкәрләре җыены узды. Бөтендөнья татар конгрессы тарафыннан «Татарстанның эшлекле хезмәттәшләре» форумы уникенче тапкыр үткәрелә.

Бу юлы форумга Татарстан районнары, Россиянең 37 төбәге, 13 илдән барлыгы 200 делегат килде. Аларны «Алабуга» махсус икътисади зонасы эшчәнлеге һәм биредә җитештерүләр ачу мөмкинлекләре белән генераль директор урынбасары Илдар Таҗетдинов таныштырды.

Пленар утырыш икътисади зонаның административ бинасындагы конференцияләр залында узды. Сөйләшүне ТР Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шурасы рәисе Васил Шәйхразиев алып барды. Мәскәү, Архангельск өлкәләре, Мордовия, Кырым Республикалары, Пермь һәм Алтай крайларыннан, шулай ук Кытайдан шәхси предприятие оештырып, уңышлы эшчәнлек алып барган татарлар үз тәҗрибәсе турында сөйләде.

Татарстан Президенты бигрәк тә Кытайның 30 миллион кеше яшәгән Шэньчжэнь шәһәрендә «Татар йорты» сәүдә үзәге ачкан Әхмәтҗан Галиевнең эшчәнлеген хуплады.
Кытайда татар гаиләсендә туып үскән, Казанда югары белем алган 28 яшьлек бу татар егете Россия, Татарстан предприятиеләре җитештергән азык-төлекне Кытайда сатарга булыша. Аның «Татар йорты» сәүдә үзәге аша җитештерүчеләр үз продукциясен турыдан-туры сәүдә челтәрләренә китерә ала. Әхмәтҗан Галиев эшмәкәрләрне хезмәттәшлеккә чакырды.

«Дөньяда иң зур базар – ул Кытай базары, анда үз продукцияләребезне сатарга өйрәнсәк, бу сәүдәнең чиге юк», – дип ассызыклады Рөстәм Миңнеханов. Җитештерү генә түгел, сата да белергә кирәк, дигән фикерен басым ясап әйтте ул. Президент бүгенге заманда электрон сәүдә алымнарын үзләштерү мөһимлеген искәртте, бу юнәлештә семинарлар оештырырга күрсәтмә бирде.

«Безгә бикләнеп утырырга, бер урында торырга ярамый, югыйсә, артта калачакбыз, ә безгә алда барырга, эшкуарлыкны үстерүнең яңа алымнарын, яңа өлкәләрен иярләргә кирәк», – диде Рөстәм Миңнеханов. Президент, мәсәлән, халыкара хәләл стандартлар дәрәҗәсендә хезмәт күрсәтү, җитештерүләр булдыру гарәп илләре, мөселманнар белән якынаерга ярдәм итәчәген әйтте. «Хәләл продукцияләр һәм хезмәтләр тәкъдим итү эшкуарлыкта бик отышлы юнәлеш икәнен аңлыйбыз», – диде Рөстәм Миңнеханов.

«Татарстанның эшлекле хезмәттәшләре» форумын исә ул эшмәкәрләр белән очрашу, аралашу өчен уңайлы мәйдан дип бәяләде.
«Сез үз төбәкләрегездә татар милли тормышының терәге булып торасыз. Безгә күрешеп тору, бер-беребезне белү, берләшү мөһим. Бу юлы «Алабуга» икътисади зонасы эшчәнлеге белән танышу файдалы булды. Татарстанда әле Иннополис, Химград, Чаллыда «Иннокам» мәйданнары, Татарстанның һәр муниципаль районында сәнәгать мәйданчыклары бар. Аларның һәркайсына бизнес-проектлар белән килеп була», – дир тәкъдим итте республика җитәкчесе.

Утырыш азагында Президент уңышлы бизнес алып бару белән бергә, Татарстан икътисадын ныгытуга, татар милли тормышын үстерүгә өлеш керткән эшмәкәрләргә Татарстан Республикасының дәүләт бүләкләрен тапшырды. «Фидакарь хезмәт өчен» медальләренә Санкт-Петербургның татар морзалары җыены рәисе, «Гурман» ҖЧҖ Директорлар советы рәисе Сәлим Хәсәнов һәм Пермь крае «Тенториум» ҖЧҖ генераль директоры Раил Хисмәтуллин лаек булды. Башкортстан, Томск, Ростов-на-Дону, Марий Эл, Белгия татарлары вәкилләре ТР Президентының Рәхмәт хатлары белән бүләкләнде. Бүләкләнүчеләр арасында Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитетының Мәгълүмати-аналитик идарә җитәкчесе Гөлназ Шәйхи дә бар.

 

«Татар-информ», Лилия Гаделшина

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*