tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Рөстәм Миңнеханов Татарстанда үз-үзеңне изоляцияләү режимын кертте
Рөстәм Миңнеханов Татарстанда үз-үзеңне изоляцияләү режимын кертте

Рөстәм Миңнеханов Татарстанда үз-үзеңне изоляцияләү режимын кертте

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов республикада коронавирус инфекциясе таралуын кисәтү максатыннан үз-үзеңне изоляцияләү режимын кертте. ТР Премьер-министры урынбасары, ТР санитар-эпидемиягә каршы комиссия рәисе Ләйлә Фазлыева шул хакта хәбәр итте.

«2020 елның 30 мартыннан Татарстан Республикасында 65 яшьтән өлкәнрәк барлык гражданнар өчен үз-үзеңне изоляцияләү режимы кертелә. Кешенең гомере һәм сәламәтлегенә турыдан-туры куркыныч янаган очракта гына изоляция урынын калдырып китәргә мөмкин. Моннан тыш, әлеге режим Татарстан Республикасындагы барлык гражданнарга да кагыла», – диде ул.

Оператив мәгълүматлардан күренгәнчә, бүгенге көндә Россиядә коронавирус инфекциясе йоктыруның 1836 очрагы теркәлгән, шуларның 14е – Татарстанда.

 

 

Вероника Ваганова

tatar-inform.tatar

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*