tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Рөстәм Миңнеханов татар эшмәкәрләренә: “Сез кунак түгел. Татарстан – сезнең өегез”
Рөстәм Миңнеханов татар эшмәкәрләренә: “Сез кунак түгел. Татарстан – сезнең өегез”

Рөстәм Миңнеханов татар эшмәкәрләренә: “Сез кунак түгел. Татарстан – сезнең өегез”

“Шундый милләттәшләребез булуына шатланабыз. Милләтебезне, гореф-гадәтләребезне, динебезне сакларга менә сезнең кебек кешеләр кирәк.  Безнең татар кешесе кайда да югалмый. Татар кешесе Америкада да, Башкортстанда да, Оренбургта да, Әстерханда да, Төмәндә дә татар булып кала. Һәммәгез үзегез торган җирдә бик кирәкле, булган кешеләр. Без сезнең хезмәтегез, сезнең уңышларыгыз белән горурланабыз”, – диде Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Казанның “Корстон” сәүдә-күңел ачу үзәгендә төрле төбәкләрдән һәм илләрдән җыелган эшмәкәрләргә.

Бүген “Корстон” сәүдә-күңел ачу үзәгендә “Татарстанның эшлекле хезмәттәшләре” форумының пленар утырышы узды. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов бу чараның мәртәбәле кунагы булды. Шулай ук пленар утырышта Татарстан Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессы Милли шура рәисе Васил Шәйхразиев та катнашты.

Иртәдән башлап, “Корстон”да татар милли ашлары күргәзмәсе, остаханәләр җәелгән иде. Иң беренче итеп, Рөстәм Миңнеханов һәм Васил Шәйхразиев шулар белән танышып чыкты, аш-су осталары, татар ризыкларын җитештерүчеләр белән аралашты.

Төп өлешне Васил Шәйхразиев ачып җибәрде. Ул залда җыелганнарны сәламләп, Форумның Казанда ундүртенче тапкыр узуын билгеләде. 63 төбәктән делегатлар катнашуын әйтте. Ел саен форумга чакырылучы кунаклар, эшлекле хезмәттәшләр саны артуын, бу форумның дәрәҗәсе күрсәткече булуын ассызыклады. Васил Шәйхразиев өч көнлек Форум кысаларындагы чараларны санап китте. Шул ук вакытта бу форумның киләсе елга планнар турында сөйләшү мәйданы булырга тиешлеген ассызыклады. Ул билгеләп узганча, 2020 елда зур чаралар көтелә. Бу – ТАССРның 100 еллыгы, Бөек Җиңүнең 75 еллыгы, Халык исәбен алу һ.б.

Самараның “Дуслык” иҗтимагый оешмасы президенты Фәхретдин Канюкаев Самара өлкәсендә быел уздырылган Бөтенроссия авыл Сабан туе турында сөйләп узды. Самара өлкәсендә даими рәвештә уздырыла торган милли чараларны санап үтте. Эшмәкәрлек тармагы да үсештә булуын билгеләп, эшлим дигән кешегә бар шартлар да бар, диде. Халык исәбен алу чарасының мөһимлеген ассызыклап, бердәм булырга чакырды.

Татарстан һәм Казанның Рестораторлар һәм отельерлар ассоциациясе идарәсе рәисе Зөфәр Гаязов милли ризыкларның татар халкының милли йөзе, аның кунакчыллыгы күрсәткече дип билгеләде.

Татар ашлары милли ризык кына булып калмыйча, интернациональ ризыкка әйләнергә тиеш, дип саный ул. Татар кухнясын популярлаштыру, аны таныту өчен Татар утарында уздырылган чаралар турында сөйләде. Үзләре тарафыннан тормышка ашырылган проектларын, милли аш-суларны таныту өчен бастырылган китапларны тәкъдим итте.

Рокыя Сафа – Сан-Франциско татары – пленар утырышта саф татарча сөйләве белән шаккатырды. Япониядә туган, күп еллар инде Америкада гомер иткән ханым бар татарларга үрнәк булырдай.  Ул үзе турында, Сан-Францискода татар халкының телен, динен, мәдәниятен, гореф-гадәтләрен саклап калу юнәлешендә куелган тырышлыгы хакында сөйләде. Аның сүзләренчә, Татарстаннан бик еракта яшәсәләр дә, алар татарларның төп бәйрәмнәрен даими үткәрә. Сан-Францискода оештырылган татар ашлары фестивале турында ул шул кадәр җылы итеп сөйләде. Аның сүзләренчә, бу чараны аларда көтеп алалар, ныклап әзерләнәләр. Фестиваль яшьләргә милли аш-су әзерләү традицияләрен сеңдерү чарасы булуын да ассызыклады.

“Интамир” директоры Наил Хәйсаров “Faida.biz” проекты турында сөйләп узды. Ул интернет-сәүдәнең бүгенге көндә бизнесны үстерү өчен төп мәйданга әверелергә тиешлеген әйтте. Бер интернет-ресурста, җитештерүчеләр, сатучылар һәм сатып алучылар җыела, дистанцион рәвештә алар арасында элемтәләр урнаштырыла. Сатып-алуда чикләр югала, ди ул. Хәзерге вакытта, Наил Хәйсаров сүзләренчә, “Faida.biz” проекты әле башлангыч этапта гына. Алга таба бу мәйданның тагын да үстереләчәген, төбәкләрдә бу проектның презентацияләре уздырырга ниятләүләрен әйтте. Ул эшмәкәрләрне бу проектка кушылырга чакырды.

Төмән өлкәсеннән “Ягоды плюс” компаниясенең генераль директоры Эльмар Ибуков элек җыелган җиләк-җимешләрне саклау, аларны сату белән проблемалар булуын билгеләде. Моны хәл итү өчен махсус цех булдырылган, компания 40 төрдән артык продукция җитештерә. Халык җыелган уңышын кая куярга икән дип интекми, алардан продукциянн кабул итеп, эшкәртеп, төреп, сатуга чыгаралар.

«Россиянең татар авыллары» бөтенроссия иҗтимагый оешмасы рәисе Фәнир Галимов Башкортстанның Туймазы районындагы Төмәнәк авылы үзе өчен иң якын җир булуын билгеләде. Авылның бүген үсештә булуын, анда яшьләрнең тартылуын әйтте. Авылда гамәлгә ашырылган “Бабай утары” проекты турында сөйләде. Татар этноавылы бик күп туристларны, хәтта чит илләрдән дә кунакларны җәлеп итә. Ул татар балалары өчен үзләрендә лагерь оештырылып җибәрелүен дә әйтте. Бу лагерьның балаларга татар гореф-гадәтләрен, телне өйрәтүдә үз өлешен кертүен билгеләде.

Татарстан Президенты утырышны йомгаклап, татар эшмәкәрләренә рәхмәт сүзләрен җиткерде.

  • Татарстан, Казан татарларның кыйбласы. Нәрсә генә эшләсәк тә, сезнең белән бергә эшләү мөһим. Бизнес юнәлеше буенча элемтәләрне ныгытырга кирәк. Эшмәкәрләрнең эше уңса, мәктәпкә дә, мәчеткә дә, милләттәшләргә дә ярдәм итәргә мөмкинлек була. Бу юнәлештә эш алып баруыгыз бик дөрес.
    Хуш килдегез. Сез – кунак түгел. Татарстан – сезнең өегез. Кайчан килсәгез дә без сезгә шат. Бергә булыйк. Бергә булсак, көчле булабыз, – диде Рөстәм Миңнеханов.

“Татарстанның эшлекле хезмәттәшләре” форумы илебезнең төрле төбәкләрендә яшәгән һәм төрле тармакларда үз эшләрен җәелдергән бизнес вәкилләрен Казанга ундүртенче тапкыр җыйды. 400гә якын делегат кичә Татарстанның социаль-икътисади һәм сәнәгать юнәлешләре белән танышырга өлгерде. Кичен “Казан” бию ансамбле тарафыннан куелган “Зәңгәр шәл” вокаль-хореографик спектаклен карады.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*