tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Рөстәм Миңнеханов: Туган телләргә ярдәм буенча оптималь шартлар тудыру мөһим
Рөстәм Миңнеханов: Туган телләргә ярдәм буенча оптималь шартлар тудыру мөһим

Рөстәм Миңнеханов: Туган телләргә ярдәм буенча оптималь шартлар тудыру мөһим

Туган телләргә ярдәм буенча оптималь шартлар тудыру зарур. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов VI чакырылыш Дәүләт Советына еллык Юлламасында шулай дип белдерде.

“Федераль үзәк белән бәйләнештә торып, Татарстан Республикасы дәүләт телләре һәм халыкларының туган телләрен саклау һәм ярдәм итү өчен оптималь шартлар тудыру мөһим. Полилингваль белем бирү комплекслары челтәрен булдыру буенча Минтимер Шәрипович Шәймиев инициативасы мөһим проект булды”, – дип әйтте Миңнеханов.

Президент, милләтара һәм динара татулык һәм тынычлык тәэмин итү өстенлекле мәсьәлә саналганын билгеләп узды. “Татарстанның дәүләт сәясәтендә гомумфедераль карарлар һәм концепцияләрне исәпкә алып кертелгән үзгәрешләр халыкларның этномәдәни һәм тел төрлелеген саклау һәм ярдәм итүгә, рухи бергәлеген ныгытуга йөз тота”, – диде.

Ул этник үзенчәлек, халыкның милли составы динамикасы 2020 елда Бөтенроссия халык исәбен алу барышында мөһим мәсьәлә булачагын әйтте. “Гражданлык җәмгыяте институтлары һәм милли-мәдәни берләшмәләр белән киң аңлату эшләре уздыру мөһим”, – диде Рөстәм Миңнеханов.

tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*