tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Рөстәм Миңнеханов Венера Ганиеваны юбилее белән котлады
Рөстәм Миңнеханов Венера Ганиеваны юбилее белән котлады

Рөстәм Миңнеханов Венера Ганиеваны юбилее белән котлады

Бүген ТР Президенты вазифаларын башкаручы Рөстәм Миңнеханов РСФСРның һәм Татарстан Республикасының халык артисты, профессор Венера Ганиеваны 60 яшьлек юбилее белән котлады.

“Сезне юбилеегыз белән котлыйбыз, Сезнең белән горурланабыз. Сез бүген театрда да, укытуда да… Укучыларыгыз бик күп. Әле шулай озак еллар эшләп җәмгыятькә файда китерергә, иҗат итәргә һәм безнең арабызда эшләргә насыйп булсын”, – дип теләде Р.Миңнеханов.

Татарстан Республикасы Президенты боерыгы нигезендә, музыка сәнгатен үстерүгә зур өлеш кертүе, актив иҗади һәм педагогик эшчәнлеге өчен, Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет академия театры артисты-вокалчысы Ганиева Венера Әхәт кызына ТР Президенты Рәхмәте белдерелде. Рөстәм Миңнеханов юбилярга гөлләмә һәм ап-ак “Форд ЭкоСпорт” автомобиле ачкычлары тапшырды.

Рөстәм Миңнехановның ТР Хөкүмәте йортындагы эш бүлмәсендә уздырылган тантанада ТР мәдәният министры Айрат Сибагатуллин һ.б. катнашты.

Белешмә өчен.
Венера Ганиева 1955 елның 24 мартында Казан каласында туган.

1982 елда Казан дәүләт консерваториясен тәмамлаган. Опера артисты, концерт-камера җырчысы.
1982 елда – Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт академия опера һәм балет театры солисты.
1999 елдан – Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать университетының аерым (соло)  җырлау кафедрасы мөдире, профессор.
Татарстан Республикасының халык артисты (1992 ел).
Россия Федерациясенең халык артисты (1995 ел).
Г.Тукай исемендәге ТР Дәүләт премиясе лауреаты (1997 ел).
“Дуслык ордены” (2006 ел), “Татарстан Республикасы алдындагы казанышлары өчен” ордены (2010 ел) белән бүләкләнгән.

Фотосурәт prav.tatarstan.ru сайтыннан алынды.

“Татар-информ” МА

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*