tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Рөстәм Миңнеханов язучы Роберт Миңнуллин гаиләсенең кайгысын уртаклашты
Рөстәм Миңнеханов язучы Роберт Миңнуллин гаиләсенең кайгысын уртаклашты

Рөстәм Миңнеханов язучы Роберт Миңнуллин гаиләсенең кайгысын уртаклашты

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Роберт Миңнуллин гаиләсенә кайгынамә юллады.

Анда түбәндәге юллар бар:

“Хөрмәтле Клара Әмир кызы! Тормыш иптәшегез, Татарстан Республикасының халык шагыйре Роберт Мөгаллим улы Миңнуллинның вафаты турындагы хәбәр уңаеннан тирән кайгыгызны уртаклашам.

Безнең республика абруйлы улларының берсен, яраткан шагыйрен, актив парламентарийны, үткен телле публицист, татар телевидениесенең һәм “Сабантуй” (“Яшь ленинчы”) газетасының талантлы мөхәррирен югалттык.

Роберт Мөгаллим улының ялкынлы шигърияте, чәчмә әсәрләре халкыбызның әдәби хәзинәсендә лаеклы урын алды. Ул татарның йөрәген яндырды, күңелләрне үстерде, күркәм эш-гамәлләргә җилкендерде. Аның яктылык, шатлык, туган җиргә мәхәббәт белән сугарылган шигырьләрен укып ничәмә-ничә буын балалар үсте.

Мондый югалтуны кабул итү бик авыр, тик кире кайтару мөмкин түгел. Гаиләгезнең бу авыр кайгысын ихлас күңелдән уртаклашам. Мәрхүмнең караңгы гүрләре якты, авыр туфрагы җиңел, урыны оҗмахта булсын!”

vatantat.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*