tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Рөстәм Нәбиев – Рунет җиңүчесе
Рөстәм Нәбиев – Рунет җиңүчесе

Рөстәм Нәбиев – Рунет җиңүчесе

Бүген төнлә Мәскәүдә Рунетның иң абруйлы премиясе җиңүчеләре билгеләнде. Номинантлар арасында якташыбыз, Омск фаҗигасендә ике аягын югалткан Рөстәм Нәбиев та бар. Ул “Иң тормышчан блог” номинациясендә җиңү яулады.
—Бу, иң беренче чиратта, сезнең дә җиңү. Миңа булган җылы мөнәсәбәтегез, минем өчен тавыш бирүегез өчен рәхмәт сезгә! — диде Рөстәм Нәбиев бүләкләү тантанасыннан соң “Инстаграм “ аша туры эфирга чыгып.

Бүген Рөстәмнең “ Инстаграм”дагы шәхси аккуантында 54000 якын язылучы (подписчик) бар. Рөстәм анда көн дә үз тормышыннан алып постлар яза, аларга йөзләрчә, меңнәрчә комментарийлар ала.

“Инстаграм”дагы шәхси аккуантын алып барудан тыш, ул спорт белән актив шөгыльләнә, күпсанлы очрашуларда катнаша, интервьюлар бирә, үзенең тормышы турында китап яза, Индирасы белән кызын үстерә һәм киләчәктә Паралимпия чемпионы булырга хыяллана.

Рөстәм! Синең белән хәзер бөтен ил горурлана, синнән күпләр үрнәк ала. Үзең сайлаган юлдан читкә тайпылмыйча, ышанычлы адымнар белән алга атла. Афәрин! Уңышлар сиңа!

http://kiziltan.ru матеиаллары буенча

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*