tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Роза Әдиятуллина: «Күп кенә гореф-гадәтләрне «Аулак өй» аша өйрәндем»
Роза Әдиятуллина: «Күп кенә гореф-гадәтләрне «Аулак өй» аша өйрәндем»

Роза Әдиятуллина: «Күп кенә гореф-гадәтләрне «Аулак өй» аша өйрәндем»

«Аулак өйгә кил, яме?»  Телевизорда шушы сүзләр ишетелсә, олысы да, кечесе дә экраннар каршына йөгерә иде. Тапшыруны да, алып баручыларын да бик яраттылар. Аларның берсе – Роза Әдиятуллина безнең бүгенге сәхифәбез кунагы.

– Сезнең исемне «Аулак өй» белән тиң куялар. Бик яраттылар бу тапшыруны.

– «Аулак өй» уникаль проект иде. Ул эфирга чыккач, интернеттан гына түгел, кулдан язылган хатларны да капчыклап алган чаклар булды. Өлкән яшьтәге апа-абыйлар, үз яшьлекләрен сагынып, озын-озын хатлар юллый иде. Аларда төрле уеннар, җәза-биремнәр – ниләр генә юк иде. Шуларны тапшыруыбызда актив кулландык. Ул чорда мәктәпләрдә, балалар бакчаларында аулак өй, кичке уеннар үткәрү модага керде дисәм, ялгышмам. Минем һәм Зөлфәтнең (алып баручы Зөлфәт Зиннуров. – Ред.) шәхси телефоннарыбызны табып, шалтыратып, тапшыруыгызга чакырыгыз әле, диючеләр дә бар иде.

Төрле төбәкләрдәге милләттәшләребез дә актив булды. Тапшыруда катнашучылар шулкадәр күп иде, тамашачылар минем декрет ялына китүемне сизми дә калды. Чөнки тапшыруларны алдан, зур запас белән төшердек. Һәр ялларда «ТНВ» студиясе аулак өй моңнарына кушылып моңланды, дәртле биюләргә кушылып биеде. Чын! Бик күңелле вакытлар. Шәһәр кызы мин, «Аулак өй» аша авылның бар ямен, тәмен күреп, күп кенә гореф-гадәтләр, милли традицияләр, уен-такмаклар белән таныштым. Хәзер дә, катнашасыбыз килә, дип язучылар бар, тик, кызганыч, хәзер ул проект кабатлауда гына бара.

– Сез хәзер – «Татарлар» тапшыруы алып баручысы. Телевидениедә тапшырудан тапшыруга күчкәндә, образ үзгәрәме?

– Әлбәттә, образ үзгәрә. Әмма, миңа калса, алып баручы үз йөзен югалтмаска тиеш. Телевидениедә эшләүчеләр – универсаль кешеләр, профессионаллар. Нинди генә тапшыруны алып барырга кушсалар да, һәрнәрсәгә әзер. «Татарлар»ны бик яратам. Бөтен дөньяга сибелеп яшәүче милләттәшләребезнең яшәешен, көнкүрешен күрсәтүче, татар дөньясында кызыклы һәм мөһим вакыйгаларны яктыртучы тапшыру ул.

– Бүгенге татар журналистикасына нинди бәя бирәсез?

– Бүгенге журналистика эзләнүдә кебек. Газета-журналларда, интернет басмаларда бөтенләй дөреслеккә килми торган яңалыкларны, кеше турында имеш-мимешләрне күрергә мөмкин. Элек һәрбер материал кая да булса басылыр алдыннан энәсеннән җебенә кадәр тикшерелә иде.

– Нинди әни Сез? Профессиягез шактый тынгысыз бит. Бу яхшы әни булуда комачауламыймы?

– Миннән дә күбрәк эшләүче, күп балалар үстерүче әниләр бар. Аларга карап, гел алга омтыласы килә. Үземне усал әни дип әйтә алмыйм. Кызымның да, улымның да иреген чикләмибез. Проблеманы уртага салып сөйләшәбез. Балаларны яратып үстерергә кирәк дип уйлыйм. Иркә булып үсәр бу дип курыкмаска, яхшы сүзне кызганмаска кирәк.

vatantat.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*