tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Рухлары шат булсын!
Рухлары шат булсын!

Рухлары шат булсын!

Һәр елны 30 октябрьдә Ленин бакчасындагы репрессияләнгән сәяси тоткыннарга багышлап куелган (2004 елда куелды) һәйкәл янына киләм. Бу көнне кешеләр гадәттәгедән күбрәк җыела. Граниттан ясалган мемориал һәйкәлгә дүрт телдә (татарча, русча, инглизча һәм гарәпчә) “Кичер” дигән сүз язылган. Нахакка җәберләнгәннәр алдында гаебем булмаса да, “кичерегез” дип кабатлыйм. Алар хакында язганым, сөйләгәнем бар. Еллар үтү белән ил хуҗалары тарафыннан үз халкыбызга карата эшләнгән вөҗдансызлык онытылмый, йөрәк ярасы гына һаман тирәнәя барган кебек.

Һәйкәлне салдыруда башлап йөргән прокуратура ветераны Абдулла Хан улы Вәлиевкә дә рәхмәт сүзләребез рухына барып җитеп шатландырсын иде. Озак еллар закон сагында торган бу хөрмәтле затны да закон үзе үк җәберләгән булган икән.

Ис китәрлек хәл: Явыз Иван заманы дисеңме, Петр I һәм аннан соң килгән Романовлармы, Октябрьдән соң ук оештырылган “Кызыл террор”, Кронштадт, Тамбов вакыйгалары дисеңме, республикабызда ачлыкка чыдый алмый күтәрелгән сәнәкчеләр күтәрелеше һәм 30 елларда башта динебезгә һәм соңрак “халык дошманнары” дип иң затлы, зыялы затларыбызны юк итү дисеңме. Барысы да безнең тарихта бит.

Мемориал һәйкәл янында чыгыш ясаучылар да йөрәк әрнүенә чыдый алмыйлар, күрәсең. Һәркемнең әче сагышлардан, үкенечләрдән бушанасы килә, сөйли дә башлыйлар, елап та җибәрәләр. Ә быел чыгыш ясаучы Р.Хөсәенов болай диде: “Ә хәзер халыкка карата рәхимсезлекләр юкмы? Прокуратура хәзер татар теленә һөҗүм ясый, татар теле дәүләт телеме, юкмы икәнен тикшерә”. Җыелган кешеләр аның сүзләренә бердәм кушылдылар, телебезгә булган мөнәсәбәтне кискен тәнкыйтьләделәр. Ишетүче генә булырмы?”

Соңгы елларда тагын акыл сыйдыра алмаслык хәлләр башланды. Әнә шул канэчкеч патшаларга төрле җирдә һәйкәлләр кую, Сталинны сагыну һ.б. Дөрес, боларның шул җинаятьләрне эшләүдә турыдан-туры катнашучыларның, яисә тоткыннарның канын эчкән сакчыларның токымнары икәнен аңлау кыен түгел. Тик ничектер, аларның оят төшенчәсе белән бөтенләй таныш булмаулары гына шаккаттыра.

Тагын бер хәл. Шушы көннәрдә генә телевидение үзәк каналларының берсе дәүләт архивында кешеләрнең 30 нчы елларда бер-берсе өстеннән язган дүрт миллион әләк (донос) сакланганын әйттеләр. Дүрт миллион әләк (!). Йә, Аллам, нәрсә мәҗбүр итә икән мондый түбәнлеккә төшәргә?

Шул әләкләрнең берсе “Халкым минем” газетасының үткән номерында (2017 ел, сентябрь) Әтнә районы Күлле Киме мәктәбенең 110 еллыгына багышланган мәкаләдә искә алынган Хәмитов Сибгать һәм аның хезмәттәшләре хакында булып чыкты. Газетабызны укымаганнарга кыскача гына аңлатып китәм.

Хәмитов Сибгать 1890 елда Күлле Киме авылында туган. Әтисе – Насыйбулла агай үлгәндә әнисе 4 бала белән калган, ә Сибгаткә бары 2 яшь кенә булган. Үсә төшкәч, Сибгатьнең зирәклеген күргән, аңлаган авыл мулласы – Габдрахман хәзрәт аны Казанга “Мәрҗания” мәдрәсәсенә алып килеп укырга урнаштыра һәм үз акчасына укытып та чыгара. 1907 елда, Сибгать шушы Габдрахман хәзрәт булышлыгы  белән Кимедә беренче тапкыр ачылган мәктәптә укытучы булып эшли башый, соңрак директоры була. Мәктәптә дини белем белән беррәттән дөньяви фәннәр укытыла. Укучылар саны елдан ел арта, тирә-як авыллардан да кешеләр балаларын “Сибгать мәктәбе”нә китерә башлый. Мәктәп тирә-як авылларда иң алдынгы мәктәпкә әйләнә. Тик, ни кызганыч, утызынчы елларда иң асыл зыялыларны юк итү башлангач, Сибгать тә кулга алына һәм атып үтерелә.

Дөреслек җирдә ятмый диләр. Газета укучыларга барып җиткәч, мәкаләне укучылардан күп рәхмәтләр ишеттек. Үзләренә дә битараф булмаулары өчен зур рәхмәт. Әмма иң сөндергәне – Сибгать Хәмитовның нәселен дәвам итүче оныкчасы Әлфия Хәмитова белән күрешергә насыйп булуы. Әлфия үзе Сибгать ага, аның хезмәттәшләре һәм Күлле Киме тарихына караган бик бай материал туплаган икән. Танышкач исләребез китте. Әлфиядән бу материалларны файдаланып газетада бастырырга сорагач, җавабында кистереп үк “мөмкин, Тәэминә апа, әмма әләкчеләрнең исемен язмагыз, кирәк түгел” диде.

1911-1918 елларда Сибгать Насыйбулла улы солдат хезмәтендә булган икән. Беренче Империалистик сугышта катнашкан. 1917 елда Петроградтагы революция вакыйгалары эчендә булган. Революция җитәкчеләрен якыннан күрә алган, сәяси аңын арттырган дип уйлыйк.

1918 елда яңадан яраткан хезмәтендә Сибгать. Мәктәптә ирешелгән уңышлар куанырлык, ул хәзер “ударный мәктәп” булып таныла. Укытучыларның дүртесе Ленин орденына тәкъдим ителә. Сибгатьнең үзен мәктәптә эшләве өстенә берөзлексез төрле җәмәгать эшләренә тарталар. Алай гына да түгел, Киме волосте төзелгәч аның рәисе, мәгариф мөдире, дәүләт банк инспекторы булып та эшли. Кимедә ятим балалар йорты ачылгач аның беренче директоры да Сибгать була әле. Гыйлеме,  уңганлыгы белән кайда эшләсә дә тырышлыгы белән танылган ул.

Үзе кебек белемле, Оренбургтагы атаклы “Багбостан мәктәбен”дә укый башлаган авылдашы Саймә исемле кыз белән гаилә коралар. Дүрт балалары була. Гаиләсендә бәхетле булгандыр диясем килә. Сибгате, 1937 елда кулга алынгач, Саймәсенең аның хакында төрле оешмаларга язган хатларында иренә булган хөрмәте, ышанычы ярылып ята. Араларында тигез мәхәббәт булмаса, шулкадәр үзәге өзелеп язмас иде Саймә апа ул үтенеч хатларын. “Мин иремнең һич гаебен белмим, гаепле дип уйлый да алмыйм, – дип яза ул ТАССР Югары Советы  депутатына язган үтенеч хатында. – Ул үзе дә ни өчен кулга алынуын белми. Өйдән чыгып киткәндә: “Балалар елашмагыз, тырышып укыгыз, мине гаепле дип искә алмагыз. Минем бер гаебем дә юк. Тикшерерләр, мәсьәлә ачылыр, тиздән кайтарырлар”, – дип китте.

Өметләнгәндер Саймә апа. Кулында калган өч баласының берсе бәхетеннән булса да әйләнеп кайтыр дип өметләнгәндер. Тик ул кара кайгыга баткан хатын, 1937 елның 30 июлендә ВКП(б) ҮК Политбюросы утырышында  расланган “Репрессияләнгәннәрне җәзалау чаралары һәм репрессияләнергә тиешлеләр саны турында” фәрман чыкканын каян белсен. Ул фәрман нигезендә Татарстан АССРда 500 кеше атып үтерелергә,  1500 кеше сөргенгә җибәрелергә тиеш булган (Кара: “Мәдәни җомга” 27 октябрь, 2017). Әйтеп үтик, бер Татарстан өчен генә түгел, СССРдагы бөтен өлкәләр өчен шундый план бирелгән булган. Бу хакта быел үзәк газеталар да язып чыкты инде. Менә шундый документ булгач, НКВД “өчлекләре” бик иркен эш иткәннәр дә инде. Суд та ясап тормаганнар, үзләренең кара эшләрен генә үтәп торганнар. 1937 елның декабрендә  “имеш, Әтнә районында  “контрреволюцион троцкийчы милләтчеләр оешмасы әгъзалары” дигән уйдырма белән Хәмитов Сибгатьтән башка тагын Фәхриев Садри Шәйхетдин улы (Киме), Бариев Габделхак Бари улы (Күәм мәктәбе директоры), Сабиров Абдулла Сабир улы (Киме, бу вакытта сельпо рәисе) һәм башкалар кулга алыналар. Биредә искә алынганнардан Сабиров Абдулла гына исән кайта алган.

Саймә апаның үзе кулга алынмавы бер могҗиза әле. Бу юлы, чыннан да, балалар бәхетедер. Чөнки ирләрен “гаепсез” дип язган хатыннарның күбесе кулга алынган ул чакта. 10 ел, кайберләре хәтта 20 елга кадәр концлагерьларда гомерләрен үткәргәннәр алар. Күбесенең балалары “яшь җинаятьчеләр колонияләре”нә озатылган. Моңа мисал итеп бары танылган галим, язучы, журналист, җәмәгать эшлеклесе Сәлах Атнагулов гаиләсе хакында гына  язып үтәм. Сәлах абый кулга алынгач хатыны Зөһрә апа да төрмәгә озатыла. 7 һәм 5 яшьлек ике кызлары (Чәчкә белән Гөлкәй) Себергә, Ирбит шәһәрендәге колониягә җибәреләләр. Бер яшь ярымлык уллары – киләчәктә галим, шагыйрь булып танылачак Вил Мостафин Казандагы колониягә урнаштырыла. Зөһрә апаның әнисе балаларны яшереп тә, үз янында калдыруларын да үтенеп карый. Юк, тыңлаучы, колак салучы гына булмый. Ә бит мондый язмышлар меңнәр генә түгел…

Сибгать абыйны гаепләп әләк яза алучыларга булган нәфрәтне аңлату читен. Имеш ул авыл мулласын “мулла абзый” дип кенә хөрмәтләп йөртә, имеш посылка килгәч “муллага өлеш чыгара” дип язылган авыл Советыннан бирелгән характеристикада. Сүз Сибгатьне Казандагы “Мәрҗания” мәдрәсәсендә үз акчасына укытып чыгарган Габдрахман хәзрәт Арысланов хакында барганы ачык. Бу гаепне язган кеше соңыннан ничек кеше күзенә күренеп яши алды икән. “Белмәсләр, онытылыр әле” дип йөргәндер. Хәзрәт очраганда үзе ничек эндәште икән. (Дөрес Габдрахман хәзрәт Арысланов үзе дә кулга алына). Үз гаиләсендә хөрмәт булды микән боларга? Юктыр дип уйлыйм. Чөнки мондый түбән җаннар хакында да укыганым бар. Кайберләре бу дөньяда да җәзасын күргән, шөкер.

Кеше рәнҗеше дә барыбер төшә, күз алдында булмаса да билгеле хәлләр бит. Кешегә карата эшләнгән ерткычлыклары өчен Явыз Иван да, Петр I дә, Сталин да үз үлемнәре белән расладылар бу хакыйкатьне. Газета укучылар аларның нинди газаплар эчендә җан биргәннәрен дә, балалары язмышын да белә булырлар дип уйлыйм.

Сибгать абыйның тоткынлыктагы гомере Коми АССРда төзелгән иң кабәхәт лагерьларның берсе – Ухта лагеренда үткән. Бу лагерь хакында Ю.Чирковның “А было все  так” (М,: Политиздат, 1991) дигән китабын укып тетрәнгән идем. Рәхмәт бу язучыга, ул анда безнең хатын-кызлардан беренче теш табибәсе, күренекле көрәшче Хөсәен Ямашев хатыны, татар хатын-кызлары хәрәкәте җитәкчесе Хәдичә ханым Ямашева хакында зур хөрмәт белән искә алып яза. Кем белә, бәлки Сибгать ага да Хәдичә апаны белгәндер, якташлар бит. Сибгать ага Казанда яшәгән татар язучылары белән еш аралашкан бит иректә чакта.

Илдәге рәхимсез вакыйгалар белән яшьләр дә активрак кызыксына хәзер. Бу уңай күренеш дип беләм. Тарихны, бигрәк тә дөрес тарихны белми ничек яшәргә, үз тормышыңны ничек төзәргә кирәк. Ә менә Сибгать абыйның оныкларына олы рәхмәтемне белдерәм. Горурланып яшәрлек дәү әтиләренең тормыш юлын җентекләп өйрәнгән алар. Нигезләрендә аңа багышлап музей да төзегәннәр дияр идем. Рухлары шат булсын Сибгать абый белән Саймә апаның. Амин!

Тәэминә Биктимирова

тарих фәннәре кандидаты,

Татарстанның атказан

мәдәният хезмәткәре

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*