enrutat
Баш бит / Русиянең мактаулы нефтьчесе — авылның оста гармунчысы
Русиянең мактаулы нефтьчесе — авылның оста гармунчысы

Русиянең мактаулы нефтьчесе — авылның оста гармунчысы

Хәбиб Хәйдәровның кулыннан яраткан уен коралы гомер буена төшмәгән.

Элегрәк һәр авылда унлап гармунчы булган. Алар арасында “иң оста” исемен йөртер өчен үзара ярыш та барган. Чөнки ул вакытларда бер генә мәҗлес, бәйрәм, туй табыны, кичке уеннар гармун тавышсыз үтмәгән. Сихри уен коралының кечкенә төймәләренә басып, күреген тартып җибәрүгә моң агызган гармунчыга үзгә игътибар, ихтирам һәм караш та булган. Менә шуңа күрә дә кулына гармун алган һәркем табигатьтән бирелгән сәләтен үзе үстергән, уйнау осталыгын чарлаган.

Язма герое Хәбиб Хәйдәров “Тула” маркалы хромка гармунында биш яшендә үк уйнарга өйрәнә. Моңа ирешүгә аның Ходай биргән сәләте дә, сугыш яланнарын аркылы-буй йөреп кайткан, оста гармунчы әтисе Шәйхенурның да, моңлы тавышы белән җырлаган әнисе Мәккиянең дә, инде әтисенең гармунын кулыннан төшермәгән абыйсы Ләбибнең дә тәэсире нык булган.

— Мин Илеш районы Бишкурай авылында 1952 елда дөньяга килгәнмен. Җырлы-моңлы алты балалы гаиләдә үсеп, бәхетле балачак кичердем. Сигезьеллык белемне туган авылымда, урта белемне Чакмагыш районы Имәнлекул авылында алдым. Аннан Уфада электромонтер һөнәрен үзләштереп, бер ай заводта эшләгәч, армиягә чакырылдым. Ярты ел Ырынбур өлкәсенең Бузулук шәһәрендә хәрби өйрәнүдә булганнан соң Германиягә җибәрелдем. Ел ярым разведка отделениесе командиры булып хезмәт иттем. Ул вакытта бик сирәк очракта гына армия сафларыннан ялга кайтаралар иде. Миңа шул бәхет тиде. Хәрби хезмәтләрем өчен туган якларыма 10 көнлек ялга кайттым. Авылымны, туганнарымны бик сагынган идем. Алар да мине сагынып көтеп алдылар. Кайтуым хөрмәтенә мул өстәлләр, сый-хөрмәткә тулы табын һәм әти-әнигә ярдәм йөзеннән кышкылыкка ягарга утын әзерләшкәнем истә калган.

Ил алдындагы бурычымны тулысынча үтәгәч, туган авылымда калырга булдым. Бишкурай мәктәбенә укытучы булып урнаштым. Дүрт ел физкультура һәм хезмәт дәресләрен алып бардым. Шул елларда Уфа автотранспорт техникумын читтән торып уңышлы тәмамладым. Оештыручы сәләтем бул­ганын күреп һәм гармунда да уйнаганымны белгәнгә күрә, 1978 елда Бишкурай авылы клубына эшкә чакырдылар. Әйтергә кирәк, шул еллар күңелем түрендә якты хатирәләр белән уелган.

Авылдашларым колхозда “җир җимертеп” эшли дә, җырлый-бии дә иде. Үзешчән сәнгатьнең иң нык популяр чагы иде ул. Авыллар буйлап концерт, спектакльләр куеп йөрдек, районда узган конкурсларда, барлык чараларда катнашып, беренчелекне бирмәдек. Клуб мөдире вазыйфасын дүрт ел буена бик тырышып, яратып башкардым.
1981 елда авылымның иң чибәр кызларының берсе, күптәннән яратып йөргән Асия белән гаилә кордык. Аның белән киңәшләшкәч, күңелемдә йөрткән хыялымны тормышка ашырасы килү нияте белән Себер тарафларына юлландык. Ханты-Манси автономияле округында урнашкан Покачи поселогында яши һәм эшли башладык. Мин үзем нефть өлкәсендә хезмәт куйдым, Асия балалар бакчасында тәрбияче булып эшләде.

Себер тарафларында күпчелек безнең халык эшләгәнен беләсез инде. Кырыс табигать шартларында, авыр, киеренке хезмәткә үзгә холыклы кешеләр генә күнегеп эшли ала. Ә андыйларның күңел түрендә җыр-моң, романтика да яшеренгән була. Асия белән без дә Покачида эшләп килгән татар-башкорт клубының әгъзалары булып киттек. Мин гармунда уйныйм, Асия җырлый. Спектакльләрдә дә рольләр башкардык. Менә шулай сәхнә түреннән төшмәдек, җыр-моңнан аерылмадык, — дип сөйли Хәбиб Шәйхенур улы.

Бу тату, матур гаиләдә бер кыз һәм ул туып-үсә. Алар үзаллы тормыш юлына аяк баскач, Хәйдәровлар туган якларына кайтып төпләнә. Дөресрәге, Асия ханым балалар белән Башкортстанда кала, ә гаилә башлыгы вахта ысулы белән эшкә күчеп, Себер тарафларында хаклы ялга чыкканчы хезмәт салуын дәвам итә.

Хәбиб Хәйдәров тырыш, уңган, җаваплы булганы һәм күп еллар буена фидакарь хезмәт күрсәткәне өчен “Русиянең мактаулы нефтьчесе” исеменә лаек була.

Тынгысыз кеше һәрвакыт шулай булып кала. Хәбиб Шәйхенур улы да хаклы ялга чыккач та хезмәт юлын дәвам итә. Бу юлы ул яшь чагында үткән юлны — мәдәнияткә илткәнен кабатлый. 2005-15 елларда Бишкурай мәдәният йортында сәнгать җитәкчесе вазыйфасын башкара һәм кулыннан гармунын төшерми. Әйтергә кирәк, аны әле дә клубта үткәрелгән чараларга даими чакырып торалар.

“Ир кешегә җитмеш төрле һөнәр дә аз” дигәннәре дә нәкъ язма героена туры килә. Ул нинди генә эшкә тотынса да, барысын да башкарып чыга. Аңа техника “чире” дә кагылган, эретеп-ябыштыру эшләрен дә үзе башкарып чыга. Матур, җитеш, зәвыклы йортларында, ихата-кураларында гаилә башлыгының куллары тимәгән җир юктыр.

Бу үрнәкле гаиләдә туып-үскән балалар да тормышта үз юлларын тапкан. Кызлары Алия бүген Санкт-Петербург шәһәрендә гаиләсе белән яши. Русия Эчке эшләр министрлыгының Санкт-Петербург университетында эшли, полиция подполковнигы.

Уллары Динар гаиләсе белән Уфада яши. Казан дәүләт технология университетын тәмамлаган, үз һөнәре буенча эшли. Әйтергә кирәк, Алия дә, Динар да әти-әниләре үрнәгендә музыкага гашыйклар. Алар икесе дә гитарада уйный.

Хәбиб белән Асия бүген дүрт оныкларына яраткан картәти һәм картәни. Аларның йортлары ел әйләнәсенә сабый тавышларыннан, гармун күреге сузган моңнан, гитараның нечкә кылларын чиртүдән хасыйл булган серле көйдән тынмый.

— Мин гомерем буена гармунымны кулымнан төшермәдем. Авыл өстендә гармун моңы яңгырый икән, димәк, ул әле яши, — ди Хәбиб Хәйдәров.

Зөһрә ИСЛАМОВА, Илеш районы

kiziltan.rbsmi.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*