tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Саба кешесе Европа татарлары өчен җыр язган

Саба кешесе Европа татарлары өчен җыр язган

«Бельгия татарлары» оешмасы Брюссельнең Artem арт-студиясе белән бергә музыкаль видеоклип төшергән. «Бәхет ачкычы» җырының сүзләрен һәм көен Сабада яшәүче Альберт Галимуллин язган. Җырны Ришат Фазлыйәхмәтов башкарган.

Композиция өч минут дәвам итә. Европа татарлары Испаниянең Ориуэлла Коста шәһәре янындагы татар лагеры тормышы турында тулы бер хикәяне өч минутка сыйдырган. Җырда төрле илләрдә яшәүче балаларның бергәләп мәдәниятне һәм традицияләрне өйрәнүе, шулай ук бергә мәктәп каникулларын үткәрүе турында сүз бара.

Видеороликта герой бәхет ачкычын табар өчен тозлы суга чумарга, текә үргә менәргә, каршылыкларны җиңәргә әзер.

Видеороликны августта Коста-Бланка яр буенда төшергәннәр.

Казаннан профессиональ артистлар Гүзәл Әхмәтҗанова һәм Евгений Никитин лагерьда балаларга хореография дәресләре укыткан. Алар бию белән төрле халыкның холкын чагылдыру, милли кием үзенчәлекләре буенча белем биргән.

vatantat.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*