tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Саба районы Оет авылында “Үткәннәргә сәяхәт” дип аталган чара үткәрделәр
Саба районы Оет авылында “Үткәннәргә сәяхәт” дип аталган чара үткәрделәр

Саба районы Оет авылында “Үткәннәргә сәяхәт” дип аталган чара үткәрделәр

6 август көнне Саба районы Оет авылында “Ямьле Саба” проекты кысаларында “Ак калфак” оешмасы хатын-кызлары “Үткәннәргә сәяхәт” дип аталган чара үткәрделәр.

Сәяхәтнең “Хәтер мәгарәсе” тукталышында авыл тарихы турында мәгълүмат бирелсә, “Халык җәүһәрләре”ндә авыл хатын-кызларының моннан берничә дистә еллар элек чиккән кул эшләре белән таныштылар. Аларның матур үзенчәлекле чигү үрнәкләре, килен бирнәсе, шул матур бизәкләрне, гореф-гадәтләрне саклап калу турында әңгәмә кордылар.

Сәяхәтне дәвам итеп, гүзәл затлар Оет авылы мәчетенә юл тотты. Авылның имамы Хабибрахманов Рифкать абый “Ак калфак”лыларга мөселман хатын-кызының гаиләдәге роле, киенү әдәпләре һәм башка бүгенге көндә актуаль булган темаларны үз эченә алган вәгазь укыды.

“Татар ашлары” тукталышында һәр катнашучы үзе пешергән камыр ризыгы, аны әзерләү тәртибе, рецепты турында сөйләде.

Чара ахырында гармунга кушылып ретро җырлар җырлап, уеннар уйнап, биеп, күңелле итеп ял итте хатын-кызлар.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*