tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Сабада хатын-кызлар ифтар ашына җыелды
Сабада хатын-кызлар ифтар ашына җыелды

Сабада хатын-кызлар ифтар ашына җыелды

16 май көнне Саба районы “Ак калфак” җирле оешмасы ифтар ашы уздырды, анда 76 хатын – кыз катнашты. Чараның мөхтәрәм кунагы Сәйдә Аппакова үзенең үтемле вәгазьләре, үгет, нәсихәтләре белән күңелләргә үтеп керде, бик күп сорауларга җавап бирде.

Бөтендөнья “Ак калфак” иҗтимагый оешмасы вәкиле Алия Басыйрова килүе бәйрәмгә ямь өстәде. Саба районы башлыгы Рәис Миңнехановның тормыш иптәше Гөлсем Вәлиевна үзенең чыгышында, райондагы “Ак калфак” оешмасының эшчәнлеген югары бәяләде, изге теләкләрен җиткерде. Ифтар ашы киң күңелле Галимуллиннар гаиләсе хисабына уздырылды, килгән һәркем үзеннән өлеш кертте.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*