tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Сабада мәшһүр артист Шәүкәт Биктимеровны искә алу кичәсе булды
Сабада мәшһүр артист Шәүкәт Биктимеровны искә алу кичәсе булды

Сабада мәшһүр артист Шәүкәт Биктимеровны искә алу кичәсе булды

Татарстанның, Россиянең халык артисты Шәүкәт Хәсән улы Биктимеровның 26 октябрьдә туган көне иде. Исән булса, аңа 86 яшь тулган булыр иде.

Сабада Шәүкәт Биктимеровны (1928-2012) искә алу кичәсе булып, анда мәшһүр артистның дәвамчылары, якташлары – районның сәхнә йолдызлары Шәүкәт ага уйнаган спектакльләрдән өзекләр, җырлар башкардылар.

“Әлдермештән Әлмәндәр” әсәрендәге төп герой – Әлмәндәр карт ролен башкаручы Айрат Зиннуров сәхнәгә чыккач тамашачы тын калды… “Мин Шәүкәт абыйның күршесендә генә үстем. Җәйләрен авылга кайтып йөрде, аралаша торган идек. Шәүкәт агадан соң Әлмәндәр карт образын уйнау бик җаваплы, катлаулы”, – дип сөйли ул роленың әһәмиятлелегенә басым ясап.

“Татар-информ” МА

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*