tatruen
Баш бит / Яңалыклар / “Сабан туе күрке – чиккән сөлгем” күргәзмәсе өчен кул эшләре килә башлады
“Сабан туе күрке – чиккән сөлгем” күргәзмәсе өчен кул эшләре килә башлады

“Сабан туе күрке – чиккән сөлгем” күргәзмәсе өчен кул эшләре килә башлады

” Ак калфак” татар хатын-кызлары оешмасы җитәкчесе Кадрия Идрисова төрле төбәкләрдә яшәүче гүзәл затларны җәй башында сөлге чигәргә өндәгән иде. Максат – “Сабан туе күрке – чиккән сөлгем” күргәзмәсен оештыру. Әлбәттә, алдыбызда әбиләребез, әниләребез чиккән матур үрнәкләрне кайтару, аларны яшь буынга күрсәтү бурычы да тора.

Хатын-кызлар идеяне хуплап кабул итте һәм тиз арада эшкә дә тотындылар. Күргәзмәгә һәр район, төбәктән чигүле бер сөлге дип әйтелсә дә, кайбер бүлекчәләр зур активлык күрсәтте. Хәтта бәйге оештырып җибәрүчеләр дә булды. Мисал өчен, Татарстанның Тәтеш районы, Башкортстан, Оренбург, Новосибирск өлкәсендәге хатын-кызлар үз хезмәтләре белән шаккатыра.

Әзер сөлгеләр Бөтендөнья татар конгрессына инде килә дә башлады. Республиканың 10 районы – Зәй, Балтач, Лениногорск, Тәтеш, Кайбыч, Яшел Үзән, Саба, Минзәлә, Әтнә, шулай ук Самара өлкәсенең Гали авылыннан гаҗәеп матур эшләр җибәргәннәр. Чигешләрдәге төсләр күзләрне камаштыра, башларындагы борынгы үрнәкләр нигезендә бәйләнгән челтәрле чуклары сокландыра. Сез аларны фотларда күрәсез.

“Барлык эшләр дә җыелып беткәч, “Сабан туе күрке – чиккән сөлгем” күргәзмәсен оештырырбыз дип планлаштырабыз,” – ди ” Ак калфак” татар хатын-кызлары оешмасы җитәкчесе Кадрия Идрисова.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*