tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Сабантуй батырына иң кадерле бүләк – Саба сөлгесе
Сабантуй батырына иң кадерле бүләк – Саба сөлгесе

Сабантуй батырына иң кадерле бүләк – Саба сөлгесе

Бар җиһанда Сабантуйлар гөрли, Сабантуй сөлгеләре җилферди. Сөлге – татар хатын-кызларыбызның йөз аклыгын, күңел матурлыгын бар дөньяга танытучы символ, гүзәл затларыбызның осталыгына һәйкәл ул!  Саба районының “Ак калфак” оешмасы уздырган “Саба сөлгесе” конкурсында 16 яшьтән 80 яшькә кадәрле хатын- кызлар катнашты, шуларның 150 се Саба сабантуе мәйданына чыкты. Алар кулларындагы сөлгеләргә күпме күңел җылысы салынган, матур теләкләр чигелгән.

Шушы җирлектәге борынгы чигү үрнәкләрен, чигү алымнарын кабат тергезүне, киләчәк буыннарга җиткерүне максат итеп, җирле “Ак калфак” оешмасы гаять зур эш башкарган. Борынгы йола буенча сөлгеләр Сабантуйда милли көрәштә җиңеп чыккан иң көчле, иң батыр егетләргә бүләк ителгән.

Саба Сабантуеның төп батыры Дилүс Закиров та Гөлүсә Фатыйхова чиккән күз явын алырлык сөлгегә ия булды! Саклыйсы, киләчәк буыннарга да җиткерәсе иде шушы матур бизәкләребезне, чигүле сөлгеләребезне, милли гореф- гадәтләребезне!

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*