tatruen
Баш бит / Яңалыклар / «Сабантуйдан «Сөмбелә»гә кадәр»
«Сабантуйдан «Сөмбелә»гә кадәр»

«Сабантуйдан «Сөмбелә»гә кадәр»

Ульяновскида татар халкының борынгы “Сөмбелә” бәйрәменең виртуаль вариантын видеофильм итеп эшләячәкләр. Әлеге проект «Сабантуйдан Сөмбеләгә кадәр» дип атала.

“Сөмбелә” – татарның көз көне уздырыла торган борынгы уңыш бәйрәме. Ульяновск өлкәсенең Татар мәдәният үзәге коллективы аны ел саен үткәреп килә. Анда өлкәннәр белән бергә бик күп балалар да катнаша. Бәйрәм уздыруның төп максаты да әби-бабаларыбыздан рухи мирас итеп күчкән, әмма соңгы елларда онытыла башлаган милли йоланы яшь буынга күрсәтүдән гыйбарәт.

Шушы көннәрдә генә төбәкнең «Ак калфак» татар хатын-кызлары оешмасы активистлары милли бизәкләр белән сөлге һәм кулъяулык чигү серләре белән уртаклашты. Алдагы атнада көзге уңыштан кышка кайнатма, соклар әзерләү, яшелчәләрне консервлау белән таныштырачаклар. Әлеге остаханәләр җирле артистларның музыкаль чыгышлары белән аралашып бара. Кыскасы, бу виртуаль бәйрәмдә татар халкының Сабантуйдан алып “Сөмбелә”гә кадәр башкарылган эшләре, уздырган йолалары һәм бәйрәмнәре турында сүз барачак.

Әлеге виртуаль бәйрәм 5 сентябрь көнне Бөтендөнья татар конгрессы сайтына, ютубка һәм башка социаль челтәрләргә куелачак. Өлкә татар милли-мәдәни автономиясе соравы буенча бу бәйрәмне уздыруга бәйле  барлык чыгымнарны да өлкә Губернаторы Сергей Морозов һәм шәһәр мэриясе үз өсләренә алды.

emetul73.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*