tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Сафаҗайда “Дуслык кичә”се узды
Сафаҗайда “Дуслык кичә”се узды

Сафаҗайда “Дуслык кичә”се узды

5 мартта Түбән Новгород өлкәсендә Сафаҗай авылында җирле мәдәният йорты директоры Илгиз Измайлов башлангычында искитәрлек “Дуслык кичәсе” булып үтте. Бу көнне, чын мәгънәсендә, авыл сәхнәсе шау-гөр килде – Сафаҗай, Петрякс һәм Зур Рбишча һәвәскәрләре бер дигән тамаша бирделәр. Анда тапкырлар һәм шаяннар клубы уенына хас булган конкурслар да, хор чыгышы белән спектакль күренешләре дә, әлбәттә, үзебезчә җыр белән бию дә шактый күп иде. Иң мөһиме – алар барысы да татар телендә уйналды һәм башкарылды. Бу инициативаны хуплап чыккан һәм урыннарда үзешчәннәр әйдаманнары булган Илгиз Измайлов (Сафаҗай), Әхмәр Закиров (Петрякс), Гөлнара Фәхретдинова (З.Рбишча) аңлатмалары буенча, өч авылны берләштергән “Дуслык кичәсе”н алар өлкә татар җәмәгатьчелегенең узган ел азагында Зур Рбишча мәктәбендә булып үткән I съезды карары нигезендә оештырырга кирәк дип килешәләр.

Ә бу чараның төп максаты – татар телен һәм милли-мәдәни традицияләрен саклап калу, төбәгебез татарлары арасында элемтәләрне ныгыту. Һәм, әйтергә кирәк, иҗади җанлы милләтпәрвәрләребез үз морадларына ирештеләр – тирән тарихлы һәм исемнәре киң таралган бу өч авыл арасында әлегә мәдәният өлкәсендә генә “Дуслык күпере” салынды, әмма ләкин киләчәктә башка юнәлешләрдә дә үзара тугандашлык җепләре сузыла башлар дигән ышаныч бар. Бу турыда Сафаҗай авылы башлыгы Фәрит Каюмов та, кунаклар исеменнән сүз тоткан Петрякс мәдәният йорты директоры Әхмәр Закиров та, хатын-кызларны 8 Март белән җылы тәбрикләп, үзләренең сәламләү чыгышларында әйтеп уздылар. Сафаҗайда чыгыш ясаган һәр хатын-кызны авыл администрациясе соңыннан торт белән сөендерде.

Ә бу “күпердә” инде йөреш тә башланганны дәлилләгән факт – 7 мартта шундый ук “Дуслык кичәсе” Петрякста булып үтте. Биредә кунакларны җирле авыл администрациясе исеменнән Ансар Садретдинов җылы сәламләде, барча хатын-кызларны беренче яз бәйрәме белән котлады һәм сәхнәгә чыккан һәр ханымны чәчәк бәйләме белән бүләкләде. Ә Әхмәр Закиров авылның мәдәни тормышында актив катнашып килгәне өчен һәм 50 яшьлек юбилее уңаеннан авылдашы Ринат Аляутдиновка тантаналы рәвештә Пильна районының мәдәният бүлеге исеменнән Рәхмәт хаты тапшырды.

Якын киләчәктә “Дуслык кичәсе” Зур Рбишча мәдәният йортына да килеп җитәр дигән өметтә торабыз.

P.S. Исегезгә төшерәбез: Зифа Кадыйрованың “Туган як”та дөнья күргән “Бәхеткә юл кайдан?” повесте буенча Татарстанның Буа драма театры куйган спектакль премьералары 21 мартта Сафаҗайда, 23 мартта Зур Рбишчада күрсәтеләчәк. Нәкъ шул көннәрдә күренекле язучының төрле китаплары да сатуда булыр.

Олег ХӨСӘИНОВ.
“Туган як” газетасы

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*