enrutat
Баш бит / Сагынам сине туган тел: Петербург татар журналистлары планнар белән уртаклашты
Сагынам сине туган тел: Петербург татар журналистлары планнар белән уртаклашты

Сагынам сине туган тел: Петербург татар журналистлары планнар белән уртаклашты

Татарстан Республикасының Санкт — Петербург һәм Ленинград өлкәсендәге Даими вәкиллеге каршында татар журналистлары клубы оештырылуы хакында хәбәр иткән идек инде. Шул ук көнне татар телле хәбәрчеләр тәүге утырышны уздырды. Анда катнашучылар якын киләчәккә планнары белән уртаклашты.

Ә хәзер бераз әлеге клуб әгъзалары белән таныштырып китик. Арада хөрмәтле милләттәшебез язучы, журналист, җәмәгать эшлеклесе Рәхим Теләшев. Рәхим Хәлил улы берничә китап авторы. Аның каләме астыннан «Татарлар Бөек Ватан сугышында һәм Ленинград боҗрасында», «Санкт — Петербург татар җәмгыяте», Татарлар һәм урыслар» дигән һәм башка халкыбыз тарихына кагылган китаплар дөнья күрде. Ул Алтын Урдага кадәр булган чорны тарихи барлауга иреште. Хәзерге вакытта язучы чираттагы китап өстендә эшли. Рәхим Теләшев өчен һәр вакыйганы чынбарлыгында бирү, заманына карап яраклашмау аерып тора. Ул бары тик хакыйкатькә таянып кына яза.Заманында аны тәнкыйтьләүчеләр дә булды. Әмма ул тоткан кыйбласыннан тайпыла торган шәхес түгел.

Ринат Рәүф улы Мәһдиев шулай ук төньяк башкалада билгеле милләттәшебез. Ул ИТМО университеты доценты. «Деловая Россия»нең төбәктәге халыкара «Гражданский мир» иҗтимагый хәрәкәте әгъзасы. Озак еллар «Нур плюс» оешмасына җитәкчелек итә. Ринат Мәһдиев татар җәмәгатьчелегенә күп еллар матди һәм рухи ярдәм күрсәтә. Ике меңенче елларда «Нур — Свет» һәм «Нур» гәзите баш мөхәррире булды. Ринат әфәнде Ислам журналистлары президиумы әгъзасы.

Рәхим Теләшевне Петербург татарлары тормышын белүче «аяклы энциклопедия» дип атарга була. Ә Мөнирә Моратова милләттәшләр яшәешен, гореф — гадәтләребез, йолаларыбыз, бәйрәм — тантаналарны фоторәсем аша тарихка язучы. Аның шәхси архивында меңләгән фотолар саклана. Һәр фоторәсемгә елы һәм кыска гына вакыйга язылган. Мөнирәне һәркем белән дустанә яши белү сыйфаты аерып тора.

Шунысы игътибарга лаек һәм кызыклы. Санкт — Петербургта татар журналистларын берләштерү фикере берьюлы берничәбезгә килгән икән. Бу һич гаҗәп түгел. Татар гәзите туган җирлектә, әлбәттә, ана теле яшәргә тиеш. Моның тагын бер җитди сәбәбе бар. Татарстанның биредәге хәзерге даими вәкиле Ренат Вәлиуллин белән бергә кайтты, ахырысы, ул Тукай теле Нева ярларына. Ул `һәр очрашу һәм чараларны, башка милләт вәкилләре булса да, татар телендә алып бара. Әйтергә кирәк, бу хәл безгә чиксез зур канәгатьлек бирә.

Менә шулай итеп, Яз белән бергә без туган телгә олы ихтирам күрсәтергә булдык. Әллә инде бу омтылышны Яз үзе уятты. Без мохтаж икән ана телендә сөйләшергә. Бар яхшылыкны Яз алып килә. Ана теле хакында сөйләгәндә, күңелдә дә яз уяна, бугай ул.

Зәрия Хәсәнова,

Санкт- Петербург татар Журналистлары клубы рәисе

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*